Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Кояшкай" лагеры үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. 01.06.2016

Лагерьның беренче көне Халыкара балаларны яклау көненә багышланды. Ял итүче балалар өчен кызыклы уеннар оештырылды.
-
Математикадан имтихан 31.05.2016

31 май көнне 9 класс укучылары математикадан имтихан тапшырдылар. Алдагы имтиханнарда да сынатмагыз, кадерле укучыларыбыз
-
Халыкара балаларны яклау көне. 28.05.2016

Мәктәбебездә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Күңелле балачак" исемле бәйрәм чарасы утте. 4 нче класс укучылары Варислар сафына кабул ителделәр. Станцияләр буенча йөреп укучылар спорт, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Иң көчлеләр, иң җитезләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Химиядән имтихан. 26.05.2016

26 май көнне Мостафин А, Йосыпов Р, Йосыпова Кәдрияләр химиядән имтихан тапшырдылар. Алдагы имтиханнарда да сезгә уңышлар теләп калабыз.
-
Кадерле чыгарылыш класс укучыларыбыз, сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! 25.05.2016

Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау
соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә! -
Кытай татарлары белән очрашу. 24.05.2016

Мәктәбебез укучылары Татарстанга татар телен үзләштерергә килгән Кытай студентлары белән очраштылар. "Дуслык күпере" дип аталган чара кунаклар күңеленә бик хуш килде. Алар да үзләренең һөнәрләрен, татар телен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Очрашу эчтәлекле һәм күңелле үтте.
-
Г.Тукай музеена экскурсия 24.05.2016

6 нчы класс укучылары 23 нче май көнне Яңа Кырлай авылына Г.Тукай музеена экскурсиягә бардылар.Укучыларны музей капкасыннан кәҗә белән сарык, урман эчендә шүрәле, су буенда су анасы каршы алды. Шулай ук укучылар Сәгъди абыйның төзекләндерелгән йортында да булдылар.Укучылар Г.Тукай турында яңадан-яңа мәгълүматләр туплап кайттылар.Балаларга экскурсия бик ошады.
-
Асфальтта рәсем ясау конкурсы 21.05.2016

19 нчы майда Пионериянең туган көне уңаеннан Арча Укучылар Сарае асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге чарада мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Минҗанова Фирүзә катнашты һәм "Г. Тукайның тууына 130 ел" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Фирүзәне җиңүе белән котлыйбыз!
-
Профилактическая беседа 20.05.2016

Нигматуллин Мансур Камбилович ведущий специалист исполнительного комитета Арского муниципального района, провел профилактическую беседу с учениками нашей школы .
-
5нче класс укучылары класс сәгатендә шикәр диабеты турында сөйләштеләр 18.05.2016

Бүген 5нче класс укучылары класс сәгатендә шикәр диабеты турында сөйләштеләр. Бу сырхау кандагы шикәрнең югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып торучы хроник авыру. Укучылар кандагы шикәр күләмен тиешле нормада тотуның өч юлын карап үттеләр.Бу дөрес туклану, хәрәкәтчән һәм табиб кушкан препаратлардан файдалану.
Туклануга килгәндә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, шикәрсез чәй эчәргә тәкъдим ителә. Макарон эшләнмәләрен, бәрәңге, сөт продукциясенең майсыз төрләрен, тавык, балык ише ризыкны чама белән ашарга, майлы ит, майонез, каймак, колбаса, ак ипи, шикәр, бал, кайнатмалардан, баллы су эчүдән бөтенләй баш тартырга яки бик сирәк кенә кулланырга кирәклеген өйрәнделәр.















