Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Шахмат турниры 16.02.2023

15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстан җирләреннән чыгарылган көн уңаеннан Яңа Кенәрдә шахмат турниры узды.
Район башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Афган илендә сугышчан хәрәкәттә катнашкан егетләрне бәйрәмнәре белән котлады, шахмат турнирында катнашты.
-
Әфганчылар көне. 15.02.2023

Бүген, 15 февральдә илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.Ватаныбыз һәм Бөек Россия тарихының бу мөһим датасы-илебездән читтә сугышкан, интернациональ бурычларын үтәгәндә гомерләрен биргән солдатларыбызга һәм офицерларыбызны искә алу көне.
Бүген безнең мәктәп укучылары: яшьармиячеләр, Җиңү волонтерлары, укучылар әфганчы якташларын бәйрәм белән котладылар.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, сугышчы-интернационалистларга, Ватанны саклаучыларга батырлыклары өчен рәхмәт.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тыныч тормыш телибез! -
Котлыйбыз 14.02.2023

11-13 нче февраль көнне Казан шәһәренең “Дуслык “ исемле балалар ял-сәламәтләндерү лагерында татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 6 сыйныф укучысы Хайруллина Земфира призер булды.Укытучысы Нигматуллина Лейсан Саубановна
Укучыларга һәм укытучыларга киләчәктә унышлар телибез! -
Котлыйбыз. 14.02.2023

11-13 нче февраль көнне Казан шәһәренең “Дуслык “ исемле балалар ял-сәламәтләндерү лагерында татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 4 сыйныф укучысы Хайруллина Эльвира призер булды. Укытучысы Хабибуллина Милэушэ Руфиковна.Укучыларга һәм укытучыларга киләчәктә унышлар телибез!
-
музыкаль-тематик кичә 14.02.2023

Бүген, 13 февраль көнне, танылган якташыбыз, бөек опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулды.
Шул уңайдан китапханәбездә "Страницы жизни Фёдора Шаляпина" дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үткәрелде. -
Волейбол ярышы 14.02.2023

Спортчыларның осталыгын популярлаштыру һәм үстерү һәм киләчәктә волейболны үстерү максатыннан, 13 февральдә Арча районының С. З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында районның гомуми белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре командалары арасында «мәктәп волейбол лигасы» Чемпионатының муниципаль этабы зона уеннары узды. Киеренке көрәштә "Яңа Кенәр урта мәктәбе"егетләре(физик культура укытучысы Хәйруллин З.Т.) абсолют җиңүче булды.
-
Мөһим тема турында сөйләшүләр 13.02.2023

13 февральдә мөһим тема турында сөйләшүләр "Россия дөньяда"темасы буенча үтте. Башлангыч мәктәптә укучылар Россиянең табигый һәм мәдәни байлыгы үзенчәлекләре белән таныштылар. Россиянең дөньяда әһәмияте, илнең табигый һәм мәдәни потенциалын саклау һәм киләчәктә үстерү турында сөйләштеләр. Урта һәм өлкән сыйныфларда укучылар Россиянең хәзерге дөньяда әһәмияте һәм роле турында сөйләделәр. Россия фәненең, мәдәниятенең, технологияләренең, Россиянең нацизмга, колониализмга каршы көрәшкә керткән өлеше турында күзаллаулар формалаштырылды.
-
Котлыйбыз! 12.02.2023

Спортчыларның осталыгын популярлаштыру һәм үстерү һәм киләчәктә волейболны үстерү максатыннан 11 февральдә Арча районының С. З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында районның гомуми белем бирү учреждениеләре кызлары командалары арасында «мәктәп волейбол лигасы " чемпионатының муниципаль этабы зона уеннары узды. Киеренке көрәштә Яңа Кенәр урта мәктәбе кызлары(физик культура укытучысы Хәйруллин З.Т.)беренче урынны яулады.Икенче урынны Апаз урта мәктәбе командасы алды, өченче урынны - Шушмабаш урта мәктәбе, дүртенче урынны Ашытбаш урта мәктәбе яулады. бишенче урында -Шурабаш мәктәбе
-
"Россия чаңгы юллары"акциясе 11.02.2023

2023 елның 11 нче февралендә шәһәр стадионында ел саен үткәрелә торган "Россия чаңгы юллары"акциясе узды."Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе. Бу якты, масштаблы кышкы бәйрәмнең данлы тарихы бар. "Россия чаңгы юллары" акциясе елдан-ел мөһим вакыйгага әверелә бара.Бу акциядә безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
"Мәгариф чаткысы" тапшыруында кунакта 10.02.2023

Кичә мәктәбебез директоры Зарипов Хамбаль Хабилович ,химия укытучысы Сабирова Алия Нургалиевна, һәм алдынгы укучыларыбыз Шакирзянова Камилә, Шамсутдинова Розалина, Гайнетдинова Алинә Арча радиосында"Мәгариф чаткысы" тапшыруында кунакта булдылар. Алар радио тыңлаучыларны мәктәбебез белән таныштырдылар, узләренең уңышлары, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу әңгәмәне чәршәмбе һәм җомга көнне Арча радиосыннан тыңлый аласыз.








