Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья»
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, РТ, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Советская, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-669-11-40;+7(843)-669-13-79;+7(843)-669-12-81 |
| E-Mail: | NK.Shi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Ново-Кинерская школа-интернат" |
| Руководитель: | Валиев Ленар Хамбалович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 110 |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости
Парклар маршы - 2022
Опубликовано: 20.10.2022Бүген, ягъни 20 нче октябрь көнне, безнең интернат - мәктәптә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтжанов Рәшит Зиннур улы һәм Татарстан Республикасы экология Һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина Алия Ринат кызы белән очрашу булып узды. Алар балалар белән табигатьне саклау буенча кызыклы һәм файдалы әңгәмә үткәрделәр. Ахырдан Татарстан Республикасында "Парклар маршы - 2022" халыкара акциясе кысаларында "Тыюлы табигать дөньясы" балалар сәнгать иҗаты конкурсында катнашкан Иванов Ранис, Валишин Ришат, Гарифуллина Таңсылу, Столярова Дарья, Ахметов Адель, Шакирзянов Әлфисне грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Шулардан Иванов Ранис Һәм Гарифуллина Таңсылу Республика күләмендә 2 нче 3 нче урыннарны алдылар. Тәрбиячеләр Григорьева Гөлгенә Нурислам Кызы һәм Утяганова Флюзә Рафаил кызына мактау хаты тапшырылды. Алда тагын шундый конкурсларда катнашырга дигән теләктә кунакларыбызны озатып калдык.
К списку новостей










