Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 29 (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Мөһим сөйләшү 20.10.2024
Бүгенге мөһим сөйләшү сәгате “Ничек ныклы гаилә корырга?” дип аталды.
Гаилә - ул һәр кеше өчен кыйммәт. Нык гаилә - Россиянең традицион рухи - әхлакый кыйммәтләренең берсе. Нык гаилә - ул мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту һәм үзара мөнәсәбәтләр. Ата – аналарның аерым роле - балаларда куркынычсызлык хисе формалаштыру, үз - үзеңә һәм иртәгәге көнгә ышаныч тәрбияләү.
-
Кадерле әтиләр!Бәйрәмегез белән Сезне! 20.10.2024
Барлык әтиләргә дә озак еллар үз балалары өчен ышанычлы таяныч, үрнәк һәм ышанычлы ориентир булып калуларын телибез. Гаиләләрегездә җылылык, үзара аңлашу, иминлек һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
-
Бакчада эш. 16.10.2024
Киләсе ел уңышына нигез салына. Укучыларыбыз сарымсак утырту эшенә кереште.
-
“Халык кәсепләре: агач эшкәртү һөнәре” 15.10.2024
Музей хезмәткәрләре: “Халык кәсепләре: агач эшкәртү һөнәре” турында сөйләделәр.
Чарада түбәндәгеләр турында мәгълүмат бирелде:
- Русьта агач эшкәртү һөнәрләренең үсеш тарихы;
- агач кәсепләренең төрләре;
- агач эшкәртү һөнәре турында кызыклы фактлар;
- агач эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды.
Укучылар чабата үрү технологиясе белән таныштылар. Рус, чуваш һәм татар халыклары чабаталарына чагыштырма анализ ясадылар.
-
Мөһим сөйләшү. “Олы кеше булу нәрсәне аңлата?” 14.10.2024
Мөһим сөйләшү дәресе “Олы кеше булу нәрсәне аңлата?” дигән темага үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларда олылык турында күзаллаулар, олы кеше характеристикалары, «олыгаю» һәм «җаваплылык»төшенчәләре арасында үзара бәйләнеш формалаштыру.
-
Юбилей котлавы. 10.10.2024
«Сабантуй» журналын яратам:
Энемә рәсемнәрен каратам.
Көлдергечен укыйм көлә-көлә,
Ә нәни сеңел биремнәрен чишә.
Журнал инде йөз ел яшәгән,
Төрле чор-дәверләрне кичереп.
Элек ул“Яшь пионер, ленинчы» -
Ә менә хәзер «Сабантуй» исемле.
Еллар буе шулай бик теләп,
Сагынып,көтеп алып укылган.
Чал“Сабантуй” ның гомер юлы
Инде төгәл гасырга тулган.
Кадерле “Сабантуй”журналы,
Сине бик якын итәм, яратам.
Игътибарлап карап, укып чыккач,
Дусларга да тәкъдим итәм, таратам.
-
“Хәзинәле гомер” III Районара Ахунов укулары 08.10.2024
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган “Хәзинәле гомер” III Районара Ахунов укуларының “Туган як турында шигырьләр иҗат итү”юнәлешендә катнашып, III класс укучылары Шәмсиева Д.Ф. һәм Ихсанова З.И. III урынга лаек булдылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы бәйгеләрдә тагын да зуррак җиңүләргә ирешүләрен телибез.
-
Россия турында легендалар 07.10.2024
Мәктәптә үткәрелгән “Мөһим сөйләшү” сәгатендә “Россия турында легендалар” темасына әңгәмә кордык, рус халык иҗатының төрләре белән таныштык.
-
Бәйрәм белән! 04.10.2024
Өлкәннәр, укытучылар көне уңаеннан ветеран укытучылар, мәктәптә эшләп чыккан хезмәткәрләр белән очрашу үткәрдек.
-
Хөрмәтле өлкәннәребез! 01.10.2024 Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, Күңелләрдә булган саф хисләр, Озын гомер, якты, тыныч тормыш – Безнең сезгә әйтер теләкләр. Башлангыч класс укучылары, үз куллары белән әбиләре, дәү әниләре өчен бүләкләр әзерләде.