МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 4 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
"Өч дуңгыз баласы"курчак театры. 27.01.2016
Максат.Әкиятне сәхнәләштереп без балаларда Ниф-ниф,Нуф-Нуф,Наф-Наф кебек эш сөючәнлек һәм бер-береңә ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбиялибез.Пәрдә артында курчакларның уйнаганын күреп балаларда шатлык хисләрен күрү безнең күңелләребезне сөендерде.Курчак театры аларга бик ошады.
-
Илүзәгә 5 яшь. 26.01.2016
Максат.Хузина Илүзә Айнур кызының бүген туган көне.Аңа бүген 5 яшь.Бергәләшеп "ак калач" уены уйнадык.Илүзәнең сәламәт,акыллы,тәртипле булып үсүен телибез.Без сине яратабыз Илүзә!!!
-
Йолдызнамә белән танышу. 25.01.2016
Максат.2016 ел маймыл елы.Маймыл үзе кебек җитез,шук,тырыш балаларны ярата.Шуңа күрә маймыл барлык дуслары өчен дә йолдызнамә әзерләгән.Маймылның теләкләре белән танышып,аларны үзебезнең бакча балаларына да төгәл үтәтү.
-
Бакчада ромашкалар. 21.01.2016
Максат.Салкын кыш ае булуына карамастан,бакчабыз эчендә язны көтәбез.Балаларыбыз нәни куллары белән кайчы белән кисеп ромашка чәчәге ясый.Эшләгән эшебезнең матурлыгын күрә белү.
-
Уен майданчыгын кардан чистарту. 18.01.2016
Максат.Көрәкләр белән эшләүне ныгытуны дәвам итү.Уен майданчыгында чисталык һәм тәртип булдыру.Табигатьне ярату,тирә юньгә сак караш тәрбиләү. Эшләгән эшебезнең матурлыгын күрә белү.Балаларда шатлана белү теләген тудыруны дәвам итү.
-
КУНАКТА -КЫЗЫЛТҮШЛӘР. 15.01.2016
МАКСАТ.Кышлаучы кошлар турында шигьри табышмаклар уку.Кышлаучы кошларны күзәтү балаларда зур кызыксыну уята. Агач ботагындагы кызылтүшләрне күреп узебез дә кисеп кызылтүшләр ясадык,һәм шул кызылтүшләрне агач ботагына урнаштырдык.
-
Безнең канатлы дусларыбыз. 11.01.2016
Максат.Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык хисе тәрбияләү,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.Балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту.Җимлекләргә ашарга салу. Кошлар өчен салкын куркыныч түгел,ә бәлки ачлык куркыныч икәнен аңлатып,һәрдаим җимлекләрне җим белән тулыландырып тору.
-
Киләсе елны каршы алып. 24.12.2015
Максат.Яңа елны каршы алып балалар белән маймыллар ясау.Балаларга маймылнын аралашучан,актив,дустанә,тугры җан иясе икәнен аңлату.Эшкә барлык балаларны тарту.Эшләгән эшнең матурлыгын күрә белү.
-
Маймыл елы килә... 21.12.2015
Яңа елны балалар гына түгел,олылар бик көтә икән...Әти-әниләр белән нинди матур сыннар ясадылар.Әти-әниләр бик зур рәхмәт сезгә!!!Маймыл елы сезгә бәхет,шатлык алып килсен!!!
-
Бакча яңа елга әзерләнә. 15.12.2015
Максат.Яңа ел килә,Көтәбез без әйдә килсен.Ак бәхетләр алып килсен.Шул бәхетне барыбызга тигез итеп бүлеп бирсен. Нәниләр белән бергә Яңа елга бакчаны бизәү.Бакчаны бизәгәндә балаларда өлкәннәргә булышу теләге уяту.Матурлыкны күрә белү.Эшне теләп башкару теләге уяту.