Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
1 апреля - Международный день птиц/1 апрель-Халыкара кошлар көне 01.04.2024

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
-
26.03.2024

Каникулда "Мин китап белән дөньяны ачам" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Сынау имтиханнары/Пробные ОГЭ 25.03.2024

Язгы каникуллар башланды. 9 нчы сыйныф укучылары рус теле, математика һәм инфрорматика фәннәреннән сынау имтиханнары тапшырырга әзерләнәләр.
-
22.03.2024

Беренче сыйныфларда бүген бәйрәм - "Әлифба" бәйрәме! Әлифба бәйрәмендә беренчеләр җыр – биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр.Беренче сыйныф мөгаллименең алга куелган төп бурычлары - укучыларын парта артында дөрес итеп утырырга, матур итеп укырга, язарга, дөрес итеп мисал, мәсьәлә чишәргә, дөрес итеп татарча үз фикереңне әйтә белергә, тәртипле булырга йөрәтү.
Әлифба бәйрәменнән соң һәр әти - әни әлеге сыйныфта укучы балалары өчен тыныч булуларын әйтеп беренче укытучылары Гөлшат Сәйфелхановнага чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.--
-
21.03.2024

Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз! Нәүрүз мөбәрәк булсын!!!.
21 нче март көнне мәктәбебездә Нәүруз бәйрәме үткәрелде.
-
Праздник проводы зимы - Масленица, кышны озату бәйрәме-Масленица 16.03.2024

Сегодня ребята нашей школы проводили зимушку-зиму и встретили красавицу весну.
Лидеры "Движения первых" рассказали ребятам о том, как раньше на Руси праздновали Масленицу, познакомили с ее обычаями и традициями. Ребята от души веселились: водили хоровод, играли в народные игры, участвовали в конкурсах. -
Котлыйбыз! 15.03.2024

Районда инглиз әсәрләрен сәхнәләштерү буенча үткәрелгән конкурста безнең "Flickers" труппасы 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 08.03.2024

Кадерле Әниләр,әбиләр,апалар,сеңелләр!!!
Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме - 8 март белән котлайбыз! Сезгә озын гомер, ныклы сәләмәтлек, шатлык, бәхет һәр эшегездә,укыуыгызда уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез! -
"Тормыш ул - серле бер могҗиза" 07.03.2024

7 март көнне Хәсәншәех авыл Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бик матур концерт булып үтте. "Тормыш ул - серле бер могҗиза" дип исемләнгән концерт программасын Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе коллективы әзерләде. Коллективка чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да шулай матур итеп, бердәм булып эшләргә язсын! Сез безнең иң ныклы терәк!
Хөрмәтле асыл затлар, Сезне чын күңелдән 8 март, Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Күкләребез аяз, илләребез тыныч, гомерләребез озын, тормышларыбыз тигез, якыннарыбыз сау-сәламәт, гаиләләребез бәхетле булсын! Яратып-яратылып, хөрмәткә, мәхәббәткә төренеп яшик! Бәйрәм белән! -
Бәйрәм концерты 06.03.2024

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын.
Бу дөньяда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Күзләрегез гел бәхет белән балкып торсын. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! 8 Март белән!
7 сыйныф укучылары Гөлсинә Миннехановна җитәкчелегендә бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Чара бик күңелле үтте. Бәйрәмгә ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләребезне кунакка чакырдык










