Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Синең гамәлләрең"/"Твои действия" 16.04.2024

Тирә-якны чистарту айлыгы башланды. Безнең тирә-якның чиста, матур булуы иң беренче чиратта үзебез өчен мөһим булуын аңласак иде.
Чистота и красота окружающей среды важна для нас самих. Давайте начнем работу по очищению территорий. -
Котлыйбыз! 16.04.2024

2024 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Коморгуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Экология һәм табигатьтән файдалануның заманча проблемалары»дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ярдәме белән оештырылды. Эш 4 секциядә алып барылды. Конференциядә мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Галиев С. уңышлы чыгыш ясады.
-
Мөһим сөйләшү/Разговоры о важном 15.04.2024

15 апреля в нашей школе началась учебная неделя с поднятия Государственного флага Российской Федерации и классного часа «Разговоры о важном», посвященного теме: «215-летие со дня рождения Н. В. Гоголя». Николай Васильевич Гоголь любил и ценил русский язык. Знакомство с фрагментами биографии писателя – особенно с детскими и гимназическими годами – позволило ученикам представить, каким Н. В. Гоголь был в детстве, как рано проявилось его желание узнавать новое и созидать на благо народа, служить своему Отечеству.
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2024

Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләрендә укучылар космос үсеше тарихы белән таныштылар, беренче космонавт Юрий Гагарин биографиясеннән кызыклы һәм яңа мәгълүматләр белделәр.
Космонавтика көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. -
12 апрель -" Космонавтика көне" 12.04.2024

12 апрельдә бөтен дөнья кешенең космоска беренче очышына багышланган истәлекле дата- «Космонавтика көне»н билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан мәктәбебездә космонавтика көненә багышланган чаралар үткәрелә. Чараның максаты – укучыларның космонавтика, аның нигезләүчеләре, космоска беренче пилотлы очыш турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, Ватаныбыз-космос державасы өчен горурлык хисләре тәрбияләү
-
Котлыйбыз! 11.04.2024

Арчаның икенче номерлы мәктәбендә инглиз теленнән "My native land:people, events, facts" дип аталган фәнни-практик конференциядә 7 класс укучысы Ахмадуллин Рөстәм 2 урынга лаек булды (җитәкчесе Хәмидуллина Г.Р.). Рөстәмне беренче бу өлкәдәге зур уңышы белән котлыйбыз, киләчәктә тагын да зуррак үрләр яулавын телибез!
-
Проект якладык 11.04.2024

Бүген башлангыч сыйныф укучылары үзләренең проект эшләрен тәкъдим итте. Фестиваль темаларның куптөрлелеге белән шаккатырды. Авыл хуҗалыгы, саннар турында, дару үләннәре, һөнәр, спорт, гаилә һ.б темалар белән бәйле эшләр тәкъдим ителде. Укучылар зур кызыксыну һәм җаваплылык белән проект эшләрен башкарды, якладылар һәм сорауларга җавап биреп, белемнәренең ныклыгын расладылар.
-
"Көнкүреш чүпләрен төрләргә аерыйк!" /"Мы за раздельный сбор" 10.04.2024

Без чүп-чарны аерып җыю яклы! Бу очракта шактый файдалы эшләр эшләргә мөмкин. Әйтик, пластик шешә капкачлары. Аерым җыйган очракта, капкачлар турыдан-туры эшкәртүгә китә. Чөнки алар пластик шешә белән бергә түгел, аерым эшкәртелә. Шулай итеп, без тирә-якны чистартуга үз өлешебезне кертү белән бергә, пластик капкач эшкәртү процессын да тизләтәбез.
Сейчас мы собрали крышки от пластиковых бутылок. Ручная сортировка и очистка делают это сырье очень ценным, позволяя передать сразу на переработку, минуя промежуточные этапы
-
Класс сәгате 09.04.2024

Башлангыч сыйныфларда экология темасына класс сәгате узды.Укучылар көнкүреш калдыкларын җыю, төрләргә аеру һәм икенче чимал буларак куллану турында фикер алыштылар.
-
Котлыйбыз! 09.04.2024

9 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә "Фән һәм без" дип аталган XVII фәнни-практик конференция үтте. 8 класс укучысы Әхмәтҗанова Камилә әлеге конференциядә чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укытучысы Хәйретдинова Р. Т.). Киләчәктә дә уңышлар сиңа, Камилә/










