Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Котлыйбыз! 15.02.2025

Безнең мәктәпнең хоккей командасы Апазда үткәрелгән хоккей ярышында 3 нче урынны алды.Яшь уенчыларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Башваткыч 14.02.2025

15 февраль - интернационалист сугышчыларны искә алу көне.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 - 9 сыйныф укучылары өчен "Башваткыч" уены үткәрделәр. 7 сыйныф укучылары Хәйретдинов Раил, Хаҗиев Айрат, Асхадуллин Адель бик матур уен күрсәттеләр. Җиңүче - Хаҗиев Айрат. Уенны оештыручыларга бик зур рәхмәт! -
"Без Җәлилне укыйбыз" марафоны. 13.02.2025

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.
Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да. Укучыларыбыз бик теләп Җәлил шигырләрен укыдылар һәм аның иҗатына сокландылар.
-
Җылы очрашу 12.02.2025

Бүген мәктәп укучылары белән очрашуга Әфган сугышы ветераны, авылдашыбыз Каюмов Газинур абый килде. Газинур абый үзенең хатирәләре белән уртаклашты, укучыларга тыныч бәхетле тормыш теләде. Үз чиратында "Сәхнә нигезләре" түгәрәгенә йөрүчеләр Ватанны саклаучылар хөрмәтенә чыгыш тәкъдим иттеләр. Соңыннан Газинур абый чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты. Армия хезмәте, профессия сайлау, үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләштек.
-
Итоговое собеседование 12.02.2025

12 февраля выпускники МБОУ "Хасаншаихская ООШ" прошли Итоговое собеседование по русскому языку.. Зачет на Итоговом собеседовании - это допуск к Основным государственным экзаменам
-
Туган тел айлыгы. 11.02.2025

11 февраль көнне инглиз теле укытучысы Хәмидуллина Гөлнара Рафис кызы 6 класста ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар Ватанны саклаучылар елы, ватанпәрвәрлек, туган тел, туган җир турында мөһим сөйләшү алып бардылар. Туган илебезне, телебезне яратыйк, саклыйк һәм дус, тату яшик.
-
Мөһим сөйләшләр / Разговоры о важном 10.02.2025

Сегодня в нашей школе состоялись очередные разговоры о важном на тему "Арктика - территория развития". Ребятам говорили об Арктике – таинственном регионе, полном первозданной суровой красоты. Выбор темы для разговора неслучаен – 28 февраля в нашей стране будет отмечаться День Арктики. Кроме того, в 2025 году отмечается 500-летие с начала истории освоения Россией Северного морского пути.
-
Туган тел айлыгы 10.02.2025

Фәнис Яруллин - шагыйрь, прозаик һәм драматург. Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан Республикасының Баулы районы Кызылъяр авылында туган.АНАМ ТЕЛЕ
Татар теле – анам теле,
Иң борынгы бабам теле.
Буыннардан буыннарга
Күчеп килгән заман теле.
Ничә гасыр чарлангансың
Матурайган, яңаргансың.
Халкыбызның күңеленнән
Җыр алгансың, моң алгансың.
Сиңа безнең язмыш сыйган,
Син – кайгы һәм шатлык теле.
Татарымны татар иткән
Беренче һәм актык теле.
Анам теле – телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере. -
Мөһим сөйләшләр / Разговоры о важном 10.02.2025

Сегодня в нашей школе состоялись очередные разговоры о важном на тему "Арктика - территория развития". Ребятам говорили об Арктике – таинственном регионе, полном первозданной суровой красоты. Выбор темы для разговора неслучаен – 28 февраля в нашей стране будет отмечаться День Арктики. Кроме того, в 2025 году отмечается 500-летие с начала истории освоения Россией Северного морского пути.
-
"Чаңгы юлы - 2025" 08.02.2025

Мәктәбебез укучылары Рифат Рахимзянович җитәкчелегендә әлеге чарада катнашты. 5 класс укучысы Сәгыйтҗанова Мәрьям яхшы нәтиҗә белән 3 урынны яулады.Һәр катнашучыга хезмәте, тырышлыгы өчен рәхмәт әйтеп, яңадан уңышлар телибез.










