Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Очрашу 20.02.2025

Мәктәбебездә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Таһир Сабиров белән очрашу узды. Ул 5-6 класс укучыларын Юнармия
сафларына кабул итүдә катнашты.
Илебезнең тынычлыгын яклап сакта торучылар белән чиксез горурланабыз, исәнлек - саулык телибез.Тизрәк тынычлык урнашып, Таһир һәм аның иптәшләренең кабаттан өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез! -
Юнармия сафларына кабул итү 20.02.2025

Бүген мәктәбебездә 5-6 нчыкласс укучыларын Юнармия сафларына кабул иттек. Бәйрәм бик матур һәм патриотик рухта узды. Егет һәм кызларыбыз биргән антларында торырлар дип ышанып калабыз.
-
Математика атналыгы 19.02.2025

Математика атналыгы кысаларында 8 нче сыйныфта "Һөнәр сайлау - җаваплы эш" дип исемләнгән ачык әңгәмә сәгате үтте. Һөнәр сайлау - һәркемнең тормышында җаваплы, мөһим адымнарның берсе. Һөнәрне дөрес сайлап, эшен яратып башкарган кеше генә тормышта тиз арада үз урынын табып, бәхетле була аладыр. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Бу әңгәмәдә әниләрнең җылы теләкләрен ишетү балалар өчен иң шатлыклы мизгел булды.
-
Математика атналыгы дәвам итә 19.02.2025

Математика укытучысы Гөлсинә Миннехан кызы 5 класста ачык дәрес үткәрде.Математика - фәннәр патшасы булуына тагын бер тапкыр инандык. Кроссворд, ребуслар чиштек, бик күп кабатладык. Төрле вакланмаларны куштык, алдык, төрләндердек. Гөлсинә Миннехановнага, укучыларга белем дөньясында уңышлар, тырышлык телибез
-
Чаңгы ярышы 19.02.2025

Укытучыларыбыз Арча стадионында мэгариф оешмасы профсоюз членнары арасында оештырылган чангы ярышында актив катнаштылар.
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарыбызга юбилей медальләре тапшыру тантанасы. 18.02.2025

Сугышның кырыс сынауларын узган ветераннар безнең өчен һәрвакыт батырлык, ныклык һәм сыгылмас ихтыяр үрнәге булып калалар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медальләр тапшыру кичәсе буыннарны берләштерүче һәм тынычлык хакына көчләрен һәм сәламәтлекләрен биргәннәрне искә төшерүче мөһим вакыйгага әверелде. Ветераннарга тапшырылган бүләкләр тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне символлаштырды. 18 февральдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзе авылыбызга килеп, һәр ветеранга Җиңүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Без дә укучылар белән медальләр тапшыру тантанасында катнаштык.
Мөхтәрәм тыл ветераннары, сезне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, аяз, тыныч күк йөзе телибез. -
«Что значит служить Отечеству?» 280 лет со дня рождения Федора Ушакова 17.02.2025

Сегодня говорили о мужестве, долге и чести. Вместе получили ответы на многие по-настоящему волнующие вопросы. Мы вспомнили имена тех, кто навсегда вошел в историю страны.Мы многое знаем о Фёдоре Ушакове как о флотоводце, но каким он был человеком в обычной жизни?
Давайте обратимся к словам самого адмирала, который говорил:
«Без дисциплины никак нельзя и никакой пользы в делах быть не может» Для него важнее было сосредоточиться на служении Отечеству. Кроме того, за свою жизнь знаменитый флотоводец совершил множество дел милосердия и благотворительности. Он неустанно заботился о личном составе эскадр. Считая главным фактором побед мужество и стойкость своих матросов, адмирал вникал во все подробности моряцкого быта. Ушаков следил за тем, чтобы людей кормили хорошо и досыта, а в госпиталях в достатке имелись лекарства.
Сегодня мы узнали, что истинное служение Отечеству возможно, когда душа человека наполняется высоким стремлением к общему благу, а духовные ценности становятся важнее материальных богатств. Это не только героические подвиги на полях сражений, но и благородный, самоотверженный труд граждан, стремящихся к процветанию своей родной земли. -
Акция "Письмо солдату" / "Солдатка хат" акциясе 17.02.2025

-
Математика атналыгы 17.02.2025

Мәктәптә математика атналыгы башланып китте. Зирәкләр, тапкырлар, сезне бәйгеләрдә, ачык чараларда катнашырга көтеп калабыз.
Бүген сезнең игътибарга укучылар ясаган стена газеталары. -
Хәрби-патриотик айлык кысаларында шорт-трек ярышлары 17.02.2025











