Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
9 сыйныфта түгәрәк өстәл
21.10.2015
Бүген 9 сыйныф укучылары, әти- әниләре һәм фән укытучылары түгәрәк өстәл артында очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - 9 сыйныфта Төп дәүләт имтиханнары. Фән укытучылары имтиханнарга әзерлек торышына анализ ясады, әти- әниләрне әзерлек имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды, укучыларның өйдә имтиханнарга хәзерләнүләренә булышлык итүен сорады. Әти- әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен һәркемнең тырышуы кирәклеге ассызыкланды.
-
Бадминтон ярышы 21.10.2015

Кичә безнең мәктәп укучылары район буенча үткәрелгән бадминтон ярышында катнашты. Үз яшь аралыгында 3 укучыбыз 1 урынны яулады. Шуның нәтиҗәсе буларак, команда 1 урынга чыкты. Укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!
-
Укучыларның мәдәни көндәлеге 21.10.2015

Бүген Хәсәншәех мәдәният йортында башлангыч класс укучыларына "Укучыларның мәдәни көндәлеге"н тапшырдылар. Китапханә мөдире укучыларга һәм аларның әти- әниләренә көндәлек белән эшләү тәртибен аңлатты. 1 класс укучыларына ул китап укучы карточкасын ачты.
-
Ветераннар дәрес бирә 20.10.2015

20 октябрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытып, лаеклы ялга киткән Сәгыйтҗанова Ясминә Нурисламовна мастер- класс үткәрде. Ветеран укытучы үткәргән дәрес бүгенге заман таләпләренә туры килгән матур дәрес булды. Мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдуллаҗановна ветеран укытучыга рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде.
-
Авыл укытучысы-2015 19.10.2015

"Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы-2015" бәйгесендә безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Бүген мәктәп директоры " Авыл укытучысы-2015" бәйгесендә югары нәтиҗә күрсәткән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Таҗиев Айрат Әгъзәмовичка "Мәгариф" журналының рәхмшт хатын тапшырды.
-
Әзерлек имтиханнары 16.10.2015

9 класс укучылары Төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга әзерләнә. 15 октябрь көнне математикадан, 16 октябрь көнне рус теленнән укучылар әзерлек имтиханнарында катнашты.
-
Ветераннар дәрес бирә 15.10.2015

Октябрь аенда яңа проект башланып китте. Бу проект буенча ветеран укытучылар мәктәпләрдә мастер-класслар үткәрә башладылар Безнең мәктәптә физкультура буенча мастер-классны зур хөрмәткә лаек ветеран-укытучы Шәмиев Ягъфәр Зиятдинович үткәрде.
-
Акция 10.10.2015

Салкын кыш якынлаша. Кошлар өчен авыр вакытлар башлана. Елдагыча укучыларыбыз канатлы дусларыбызга ярдәм максатыннан җимлекләр ясадылар. Һәр класс актив катнашты.
-
"Өлкәннәр көне" 08.10.2015

Хөрмәтле кешеләребез- өлкәннәр декадасы дәвам итә. Без дә бүген өлкәннәребезне мәктәпкә кунакка чакырдык. Укучылар алар хөрмәтенә үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Мәктәп директоры Шамил Вилович өлкән буын вәкилләренә үзенең изге теләкләрен җиткерде. Өлкәннәр исеменнән Хәмидуллина Хәлимә апа укучыларга һәм укытучыларга уңышлар теләп, рәхмәт белдерде.
-
СМС-дети 06.10.2015











