Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Теннис ярышлары 31.10.2015

Бүген Арча районы өстәл теннисы Федерациясе Кубогына ярышлар булып узды. Анда безнең мәктәпнең җыелма командасы 2001 нче елда туганнар һәм аннан яшьрәкләр арасында 2 урын яулады, ә 1999-2000 нче елгы укучылар арасында каманда 3 нче булды. Аларны котлыйбыз!
-
Инструктажлар 31.10.2015

Бүген укучылар көзге каникулга таралды. Каникулга китәр алдыннан класс җитәкчеләре куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрделәр. Шулай ук мәктәпкүләм линейкада мәктәп директоры Ш.В.Сәләхов бу турыда тагын бер кабат искә төшерде..
-
Республиканский конкурс чтецов поэзии Г.Р.Державина. 30.10.2015

Ученик нашей школы Хабибуллин Н.Д. участвовал в Республиканском конкурсе чтецов поэзии Г.Р.Державина и занял первое место. ПОЗДРАВЛЯЕМ!
-
Класс сәгатьләре 29.10.2015

Бүген "Халыклар бердәмлеге көне"нә багышланган класс сәгатьләре үтте. Класс җитәкчеләре укучыларны тарихи истәлеләр белән таныштырдылар.
-
Көзге бал 28.10.2015

Мәктәбебезнең 5- 9 класс укучылар өчен "Көзге бал" үткәрелде. Бәйрәмгә укучылар җырлар, биюләр , шаян сүзләр әзерләделәр. Кичә бик күңелле үтте. Бәйрәмнең икенче өлешендә күңелле дискотека булды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
Татар теленнән мониторинг
27.10.2015
Бүген 4,6,8 нче сыйныф укучылары татар теленнән диагностик тест эшләделәр .
-
М.Мәхдиев укулары нәтиҗәләре 26.10.2015

Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында мәктәбебез укучысы Хәйретдинова З.Р. катнашты. Аның фәнни- эзләнү эше югары бәяләнеп, 3 урынга лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Т.Г. Котлыйбыз!!!
-
Ата-аналар җыелышы 24.10.2015

23 нче октябрь көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта укучыларның медицина күзәтүләре нәтиҗәләре белән авыл фельдшеры Закирова Р.М. таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Таҗиев А. Ә. ата-аналарга Интернетта куркынычсыз эшләү буенча киңәшләрен бирде һәм балаларның Интернетта булуларына күзәтчелек итүләрен сорады. 1 чирекнең якынча фәннәр буенча нәтиҗәләр һәм класстан тыш эшләрдәге уңышлар белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Хәйретдинова Р.Т. таныштырды.
-
Көзге уңыш бәйрәме 23.10.2015

Кичә башлангыч класс укучылары өчен "Көзге бал" бәйрәме оештырылды. Укучылар яшелчәләрдән торган композицияләр төзеделәр, милли уеннар уйнадылар, биеделәр-җырладылар. Бәйрәм укучыларга бик ошады.
-
ГТО 22.10.2015

Арча шәһәрендә ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт ярышлары булып үзды. Анда Ахметова Т.- 2 урын, Гатина С.-3 урынны яуладылыр. Молодцы!










