Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Мөһим сөйләшүләр / Разговоры о важном 10.03.2025

Сегодня "Разговоры о важном" были на тему “Массовый спорт в России”.
Цели занятия: формирование установки на здоровый и безопасный образ жизни, представлений о влиянии спорта на развитие личностных качеств человека; стимулирование к занятиям спортом; информирование о современных возможностях в области массового спорта; развитие чувства гордости за достижения России в области спорта. -
Котлыйбыз! 08.03.2025

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.
Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч! -
Бәйрәм концерты 07.03.2025

Яраткан әниләребез !
Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртен сүндермичә, һаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыгызның уңышларына сөенеп, иминлектә яшәргә насыйп булсын ! Таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез - Сез безнең ! -
Тыл ветераннарын 8 март бәйрәме белән котлау. 06.03.2025

Тыл ветераннары Гыйльметдинова Нәкыя һәм Әхмәтҗанова Сабира апаларга, бәйрәм уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, җирлек башлыгы Котдусов Раушан Фарадис улы исеменнән котлау открыткасы, күчтәнәч тапшырдык.
Бәйрәм белән сезне! Сау - сәламәт булыгыз, кадерле ветераннар! -
Күргәзмә 06.03.2025

-
«Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале 05.03.2025

4 март көнне Арча шәһәренең Г.Курсави исемендәге лицеенда «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале булып узды. Фестивальдә катнашу өчен районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән һәм мәгариф учреждениеләреннән коллективлар театр куелышын тәкъдим итте. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды. Безнең Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең "Тамчы" театр коллективы "Ачы язмышлар" сәхнә әсәре 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. ( Җитәкчеләре: Гозәерова Л. Г., Таҗиева Г. С.)
Жюри яшь актерларның иҗади сәләтен, куелышның тәэсирлелеген һәм геройларның тирән кичерешләрен билгеләп үтте. -
БПЛА 04.03.2025

БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый
БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган.
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый. Бу турыда кисәтүләр булып тора. Һәм һава һөҗүменә каршы оборона эшләү видеосын интернет киңлекләренә урнаштырмау мөһим. Бу аларның урнашу урыннарын ача һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.
Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки “Радар.НФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә, мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк. -
Мөһим сөйләшүләр/ Разговоры о важном 03.03.2025

Международный женский день — это важный и всеми любимый весенний праздник, который отмечается в нашей стране ежегодно 8 марта. В этот день принято поздравлять всех женщин, девушек и девочек, дарить им подарки и делать комплименты. На этом занятии ребята поговорили о роли женщин в истории нашей страны, об их вкладе в развитие науки и техники, культуры и экономики, о том, что открытия и достижения женщин имеют огромное значение и способствуют развитию общества.
Учителя объяснили ребятам, что «Международный женский день – это не только исторический символ борьбы за права, но и день признания вклада женщин в развитие института семьи, общества, науки, культуры и других сфер деятельности». После этого занятия ребята должны понять, что 8 марта – это не только праздник весны, цветов и подарков, но это и дань уважения женщинам, их вкладу в развитие общества, семьи, науки, культуры. Сегодня этот праздник символизирует благодарность за женскую заботу, милосердие, трудолюбие и преданность. Женщины нашей страны всегда были не только хранительницами очага, но и государственными деятелями, учеными, врачами, героями войны и труда.
-
Котлыйбыз! 01.03.2025

Арча шәһәре стадионында Ф.К. Гарәфиев истәлегенә «АРСКМЕТАЛЛ» призына Арча муниципаль районының чаңгы ярышлары узды. Безнең мәктәп укучылары әлеге ярышта катнашып, өченче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Мостафин Р.Р. Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
-
Балалар бакчасында 28.02.2025

Мәктәбебез балалар бакчасы белән дәвамчанлык эшен системалы алып бара. Бүген мәктәбебез укытучылары балалар бакчасында ачык чарада катнаштылар. Балаларга, тәрбияче апаларына чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез!










