Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Татарча көрәш бәйгесе 24.10.2016

22 октябрь көнне Наласа мәктәбе базасында Арча район беренчелегенә көрәш бәйгесе узды. Безнең мәктәп командасы да көч сынашып кайтты. Файзрахманов Айдар 2 нче урынга лаек булды.
-
Көзге уңыш бәйрәме 22.10.2016

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз- тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә. Мәктәбебезнең башлангыч класс укучыларының "Көзге бал" бәйрәме узды. балга бик күп яшелчәләр, җиләк-җимешләр кунакка килгән иде. Җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Көз кызы Сөмбеләдән, бүләкләр алдылар. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
-
Ачык тәрбия сәгате 21.10.2016

Һәр елдагыча укытучылар үзләренең белем бирү осталыклары белән уртаклаша. Ачык тәрбия сәгатьләре, ачык дәресләр укытучыларның яна технологияләрнең уңышлы куллануларын укучыларга белем бирүне иң нәтиҗәле юлларын сайлауларын күрсәтә. Бүген югары категорияле 1 класс укытучысы Гозәерова Л.Г. "Дус булу серләр" дип аталган ачык тәрбия сәгатендә, белем һәм тәрбия бирүнең бер бөтен процесс булуын тагын бер кат раслады. Бу чарадан һәр укучы дуслыкның кадерен белергә кирәклеген аңлады.
-
I районная конференция-практикум 20.10.2016

Сегодня в МБУ ДО "Дворец школьников" проводилась I районная конференция-практикум "Идеи и начинания"- "Место исследовательской деятельности, изобретательства и рационализаторства в образовательном пространстве школы" для учащихся 5-9 классов. Из нашей школы приняли участия ученики 7 и 9 классов и их руководитель Зиннатуллин Р.Ш.
-
Шефлар эше 19.10.2016

18 октябрь көнне 8 класс укучылары үзләре шефлык итүче Нуриева Маһиназ әбине 79 яшьлек туган көне белән котлап кайттылар. Олы кешенең күңеле юктан гына да була. Маһиназ әбине шатландыру укучылар күңелендә дә матур хисләр уятты.
-
Олимпиадалар дәвам итә 18.10.2016

Фәннәр буенча Бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә.
-
Конкурс чтецов 17.10.2016

Учащиеся нашей школы выучили стихотворения Г.Р.Державина. Видео их выступлений направлены на Республиканский конкурс чтецов поэзии Г.Р.Державина
-
Театр яктылыкка нурга илтә... 15.10.2016

Республика күләмендә оештырылган яшүсмер балалар театры фестивалендә Гүзәл Тарханованың "Ирек маҗаралары" фантастик әсәре белән катнаштык.
-
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне 13.10.2016

9 класс укучылары "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дип исемләнгән тема астында әңгәмә үткәрделәр. Шушы сөйләшүнең дәвамы итеп, дәресләрдән соң Рәйсә әбидә кунакта булдылар. Яшүсмер вакытта нинди уеннар уйнаулары, нинди кино караулары турында сораштылар. Төрле өй тирәсендәге эшләргә булыштылар. Менә шулай көннәре изгелектә узды.
-
Газета-журналлар безнең юлдашыбыз 12.10.2016

"Ялкын" һәм "Сабантуй" , "Салават күпере" һәм "Көмеш кыңгырау" газета-журналлары- укучыларыбызның аерылмас юлдашы. Мәктәбебез укучылары барысы да газета-журналга язылалар. 2017 нче елның 1 нче яртыеллыгына да бердәм язылу бара. Газета-журналлар милләтебез язучыларына, аларның иҗатына кызыксыну тәрбияли, дөнья яңалыклары белән таныштыра.










