Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
02.12.2022 Бүген китапханәче Әүхәдиева Р.Р. инвалидлар ункөнлеге кысаларында 5-7 нче сыйныф укучыларына "Яшәү - үзе батырлык!" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.

-
01.12.2022 Технология укытучысы Фазлиева Р.Р. атналык кысаларында 4 нче сыйныф укучылары белән оригами ысулын кулланып "Төлке- кыстыргыч" темасына мастер-класс уздырды.

-
01.12.2022 1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ - инфекциясе таралуын һәм ВИЧ - инфекция эпидимиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Шул уңайдан мәктәбебезнең биология укытучысы Латыпова Раилә Галимҗан кызы ачык тәрбия сәгате үткәрде.

-
30.11.2022 Атналык дәвам итә. Физик тәрбия укытучысы Марданов Рафаэль Равил улы 4 нче сыйныфта "Тупны тапшыру һәм кабул итеп алу" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.

-
30.11.2022 Физик тәрбия укытучысы Марданов Рафаэль Равил улы 1-4 нче сыйныф укучылары арасында күңелле старт уеннары үткәрде

-
Фән атналыгы 29.11.2022 Агзамов Айрат Зөфәр улы 5 нче сыйныфта алгебра фәненнән "Вакланмаларның төп үзлекләре. Вакланмаларны кыскарту" дигән темага ачык дәрес үткәрде.

-
29.11.2022

Бүген безнең мәктәптә 31 ел мәктәп директоры, математика һәм физика фәннәре укыткан, хәзерге көндә лаеклы ялда булган Низамов Даниал Нәфыйк улына һәм Казанбаш балалар бакчасында 34 ел тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялда булган Низамова Дания Нуретдин кызына Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Мухамадияров Р.Д. һәм Арча Мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов В.В. тарафыннан "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе тапшыру тантанасы булды.
-
Көрәш буенча Арча районы беренчелеге 28.11.2022 26 нчы ноябрь көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә 2007-08, 2009 нчы елгы hәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Арча районы беренчелеге узды. Ярыш Искандаровлар гаиләсе hәм 6 нчы мәктәпнен әти-әниләре призына уткэрелде. Биредә Арча, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Узән районнарыннан 191 көрәшче 13 авырлык улчэвендэ бил алышты. 2007-08 нче елгы егетләр арасында безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Загидуллин Әмир 3 нче урынга ия булды. Әмиргә киләчәктә уңышлар теләп калабыз.

-
"Татарча диктант ЯЗ" 2022 акциясе! 26.11.2022 "Татарча диктант ЯЗ” 2022 акциясендә мәктәбебез укучылары, укытучылары татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәсен сынап карадылар. Бүгенге диктантның тексты Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?" дигән әсәреннән.

-
25.11.2022 Поздравляем призера муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по английскому языку ученицу 7 класса Зиннатуллину Азалию (учитель: Загриева Гульназ Мансуровна). Молодец! Желаем дальнейших успехов! Инглиз теле фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призеры булган 7 сыйныф укучысы Зиннатуллина Азалияне котлыйбыз! Әфәрин! Алга таба да яңа үрләр яуларга язсын!















