Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Телефон доверия 10.03.2023 Единый телефон доверия для детей, подростков и их родителей - 8-800-2000-122

-
09.03.2023 7 нче март көнне укучыларыбыз әниләргә багышлап бәйрәм концерты куйдылар. "Әни һәм кыз" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә әниләр кызлары белән катнаштылар. Бик матур концерт булды,әфәрин!

-
8 март - Халыкара Хатын - кызлар көне белән! 08.03.2023 Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Котлы булсын бәйрәмегез!

-
"Ягез әле, кызлар!" 07.03.2023 Бүген башлангыч класста укучы кызлар өчен "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырылды. Алар "Ягымлылар" һәм "Сөйкемлеләр" командаларына бүленеп үзләренең уңганлыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Укучылар төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйге бик күңелле үтте.

-
"Әниемә - бүләгем!" 07.03.2023 8 Март бәйрәме алдыннан башлангыч класс укучылары яраткан әниләренә бүләк итәр өчен открыткалар ясадылар. Открыткалар бик матур килеп чыкты.

-
06.03.2023

Мәктәбебездә 31 ел директор булып эшләгән остазыбыз - Даниал Нәфыйк улының 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Чарада укытучылар һәм укучылар катнаштылар. Очрашу бик күңелле һәм файдалы узды.
-
04.03.2023 2023 ел Россия күләмендә педагог һәм остазлык елы дип игълан ителде, шушы уңайдан безнең мәктәпнең лаеклы ялдагы директоры Низамов Даниал Нәфыйк улы һәм тормыш иптәше, балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләгән Низамова Дания Нуретдин кызы "Мактаулы остаз" мактау билгесе белән бүләкләнделәр. Район администрациясендә шушы еллыкны ачып җибәрү буенча видеоконференциядә катнаштылар.

-
03.03.2023 Районыбыз мәктәпләре Арча радиосында туры эфирда катнашалар. 2 нче март көнне безнең мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Загриева Гөлназ Мансур кызы чыгыш ясады. Чыгышында мәктәп тормышы, уңышларыбыз, киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашты.

-
02.03.2023 Бүген 8 нче сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризмга каршы“ дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. Укучылар террористик актлар белән бәйле булган фаҗигале вакыйгаларны искә алдылар. Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре турында белделәр, кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатларын күрсәтү турында сөйләштеләр.

-
Всероссийский урок по «ОБЖ» 01.03.2023

В школе для юнармейцев школы прошел Всероссийский открытый урок по «Основам безопасности жизнедеятельности», приуроченный к празднованию Всемирного дня гражданской обороны Российской Федерации. В ходе Урока особое внимание уделено правилам поведения в природной среде, в том числе на водных объектах, а также действия при возникновении или угрозе возникновения чрезвычайных ситуаций природного и техногенного характера. Ребята получили дополнительные знания, закрепили знания по основам безопасности.














