Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
27.02.2024

Мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Эрудитлар, сезнең өчен!" исемле брейн-ринг уздырылды. Укучылар төрле өлкәләрдәге белемнәрен күрсәттеләр, физика, математика өлкәсенә басым ныграк бирелде. Укучылар математик, физик зурлыкларны, галимнәрне искә төшерде. логик биремнәрне бик җиңел генә башкарып чыктылар.
-
26.02.2024 Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Ату ярышы.

-
Хөрмәтле, ир - егетләребез! 23.02.2024 Сез булганга имин булып ата таңнар. Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар. Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр. Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.

-
21.02.2024

21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә « Тел - тарих көзгесе » исемле әдәби - музыкаль кичә узды. Татар теле укытучысы Габдрахманова Л.М. һәм китапханәче Авхадиева Р.Р. туган телебез турында сөйләделәр, 6 нчы сыйныф укучылары туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр,
-
20.02.2024

20 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында Мәгариф профсоюз членнарының чаңгы ярышы узды. Мәктәп профсоюзының актив укытучылары Габдрахманова Л.М., Марданов Р.Р. ярышта катнаштылар.
-
20.02.2024 Бүген 1 нче сыйныф укучылары, Галимов Ислам Роберт Миңнуллинның "Абыемның бүреге", Сәмигуллин Айдан "Батырлыклар эшләр идем" исемле шигырьләре белән "Шаян ТВ" каналында чыгыш ясадылар. Әфарин, сезгә яңа уңышлар теләп калабыз!

-
20.02.2024 Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. 1-4 нче класс укучылары арасында күңелле старт уеннары уздырылды

-
19.02.2024 Хәрби-патриотик айлыгы. Противогаз кию ярышы: 1 урын - Таланов И., 2 урын - Гасимов А., 3 урын - Агзамов А.

-
"Киләчәкне сайлыйбыз!" парламент дәресе - 2024 17.02.2024 Бүген мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фазлиева Р.Р."Киләчәкне сайлыйбыз!" исеме астында 5-9 нчы сыйныфлар өчен парламент дәресе үткәрде

-
16.02.2024 16 нчы февральдә Яшел Үзән районы Бишнә төп гомуми белем мәктәбендә Гаилә елына багышланган 12 нче республика күләмендә уздырылган "Туган як, мәңге яраткан, кайда тагын шундый җирне табарсың!" исемендәге фәнни-эзләнү,проектлар һәм иҗади эшләр конкурсы булды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге конкурста катнашып 3 нче урынны алып кайттылар: 3 нче класстан Мусин Ә., 5 нче класстан Фазлиев И., Сафина С. (укытучылары-Мусина Ч.Р., Фазлиева Р.Р., Латыпова Р.Г.). Без аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм яңа уңышлар теләп калабыз.















