Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
6 класста ачык дәрес 20.01.2016

Бүген математика укытучысы Агзамов А.З. 6 нчы класста математикадан "Турыдагы координаталар" темасы буенча ата-аналар каршында ачык дәрес үткәрде.
-
Кошларга ярдәм 19.01.2016

Озынайтылган көн группасы укучылары саф һавада уйнап кына калмыйлар, алар кошларга җимнәр салалар.Кышкы салкыннарда безнең җимлекләребез канатлы дусларыбызга зур ярдәм булып тора.
-
Ачык дәрес 18.01.2016

Бүген 1-3 нче сыйныфта Гатауллина Гөлия Фиргатовна язудан "Баш В һәм юл в хәрефе" темасына һәм татар теленнән "Сыйфат темасын кабатлау" темасына ачык дәрес бирде. Дәрескә 1,3 сыйныф әти-әниләре дә чакырылды.
-
2 нче сыйныфта ачык дәрес 18.01.2016

2 нче сыйныфта Асхадуллина Гөлнара Җәүдәтовна татар теленнән "Эш хәрәкәтне белдергән сүзләр" темасына әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтте.Укытучы дәресне сингапур методикасы буенча алып барды. Дәрес кызыклы һәм эшлекле формада үтте.
-
4 нче сыйныфта ачык дәрес 18.01.2016

4 нче сыйныф җитәкчесе Рамазанова Фәүзия Рафиловна математикадан "Тулы булмаган өлеш язылышында цифрлар саны" темасына әти-әниләргә ачык дәрес күрсәтте.Укучылар таблицалы тапкырлау һәм бүлү очракларын кабатладылар, берурынлы санга баганалап бүлүне ныгыттылар һәм зирәклеккә мәсьәләләр чиштеләр.
-
1-5 нче сыйныфларда ата-аналар җыелышы 18.01.2016

Бүген 1-5 нче сыйныфларда ата-аналар җыелышы үткәрелде.Әти-әниләргә 1 сыйныфта язудан, 2 нче, 3 нче сыйныфларда татар теленнән, 4, 5 нче сыйныфларда математикадан ачык дәресләр күрсәтелде.Класс җитәкчеләре әти-әниләрне 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм "Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?" дигән темага чыгыш ясадылар.
-
Һәйкәл янын чистарту 16.01.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары дәресләрдән соң мәдәният йорты каршында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
Озынайтылган көн группасы 15.01.2016

Озынайтылган көн группасы укучылары дәрес әзерләр алдыннан көн саен саф һавага чыгып хәрәкәтле уеннар уйнап керәләр.Саф һавадан соң дәресләрне әзерләве дә җиңелрәк,сәламәтлеккә дә файдалы.
-
Тәрбия сәгате 14.01.2016

6 нчы класс җитәкчесе Габдрахманова Луиза Мингазовна "Терроризмга каршы бердәм көрәшик" темасына тәрбия сәгате үткәре.Күп кенә террор очраклары,мәгънәсез кан коюлар турында сөйләнелде.Укучыларда терроризмга каршы нәфрәт хисе тәрбияләнде.
-
Шефлык эше дәвам итә. 14.01.2016

Укучыларыбыз ялгыз яшәүче әби-бабайларыбызга ярдәм эшен дәвам итә.Кичә булган бураннардан соң Әминә апаның ишек алларын,капка төпләрен зур-зур кар өемнәре баскан. Укучылар күз ачып йомганчы әбинең ишек алларын чистартып та куйдылар Әминә апа бик зур рәхмәтләр әйтеп калды.














