Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
21.02.2025 21 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кичә уздырылды. Кичәгә хәрби хезмәттә булып кайткан укучыларыбызны, укучыларның әтиләрен, бабайларын чакырдык. Очрашу бик җылы, патриотик рухта узды. Ватанны саклаучылар көне - ул бөтенхалык бәйрәме, ул һәркемнең йөрәгендә шатлык уята. Бу көнне барлык ил сакчылары хөрмәтләнә, чөнки илнең Кораллы көчләре безнең һәм Ватаныбызның тынычлыгын саклый. Бәхет һәм иминлек солдатлары, без сезне чын күңелдән котлыйбыз!

-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2025 21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә « Тел - тарих көзгесе » исемле әдәби - музыкаль кичә узды. Татар теле укытучысы Габдрахманова Л.М. һәм китапханәче Авхадиева Р.Р. туган телебез турында сөйләделәр, укучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр,

-
20.02.2025

"Туган тел" көненә багышланган айлык дәвам итә. Укучыларга Г.Ахуновның "Хәзинә" романы буенча төшерелгән фильмны күрсәтү.
-
19.02.2025 Бүген Арча шәһәре стадионында Мәгариф профсоюз членнарының чаңгы ярышы узды. Мәктәп профсоюзының актив укытучылары Габдрахманова Л.М., Марданов Р.Р. ярышта катнаштылар.

-
18.02.2025 Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Егетләр мишеньгә туп ату ярышында катнаштылар: 1 урын - Фазлиев И. 6 класс, 2 урын- Рахимов Ф. 9 класс, 3 урын- Тахавиев Р. 7 класс

-
17.02.2025 Луиза Минһаҗ кызы 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан "Тукай. Исемдә калганнар" темасына бик кызыклы ачык дәрес күрсәтте.

-
15.02.2025 Мәктәбебездә татар теле укытучысы Габдрахманова Л.М. һәм авыл китапханәчесе Аухадиева Р.Р. Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрделәр.

-
15.02.2025 Гуманитар фәннәр атналыгы дәвам итә. Гөлназ Мансур кызы 4 нче сыйныфта инглиз теленнән "Друг. Описание внешности, увлечений"-темасына ачык дәрес үткәрде.

-
14.02.2025 Гуманитар фәннәр атналыгы дәвам итә. Җәмгыять белеме фәненнән "Базар һәм базар механизмнары" темасына ачык дәрес уздырылды.

-
Әфганчылар белән очрашу. “Әфганстан-йөрәк ярасы” 13.02.2025

15 февральдә Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел була. Шул уңайдан мәктәбебездә бик истәлекле очрашу булды. Кадерле кунакларыбыз - әфганчылар Тимашев Фәнис Илгиз улы, Галиуллин Зиннур Хәлил улы, МХОдан ялга кайткан авылдашыбыз Латыпов Азат Шамил улы һәм аның тормыш иптәше, волонтер кызыбыз Алинә Илдар кызы.














