Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
15 нче көн. "Болытлар көне" 15.06.2019

Бүгенге көнебез зәңгәр күкле болытлар астында хәрәкәтле уеннардан башланып китте. Болытлар турында кызыклы презентация карадык. Төшке аштан соң “Зәңгәр күк астында” дигән оригами конкурсы үткәрдек.
-
14 нче көн. "Спорт көне" 14.06.2019

Лагерьның ундүртенче көне спортка багышланган иде. Бу көнне без Арча үзәк стадион мәйданына сәяхәт кылдык. Анда төрле кызыклы спорт уеннары һәм ярышлар үткәрдек. Көнебез бик күңелле үтте.
-
13 нче көн. "Салават күпере көне" 13.06.2019

Бүген лагерьның унөченче көне. Көнебез “Синең көндәлек режимың” дигән әңгәмә белән башланып китте.Укучылар көндәлек режимның бик әһәмияткә ия икәнен аңладылар. “Табигый материаллардан эшләнмәләр” конкурсында укучылар бик теләп катнаштылар,үзләренең кул эшләренә сәләтләрен күрсәттеләр. “Кояшкай” командасы конкурста җиңүче булды.Төшке аштан соң “Арча ягы тарихы” дигән темага презентация карадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
12 нче көн. "Россия көне" 12.06.2019

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән берлектә "Россия, сиңа багышлыйбыз!" исеме астында “12 июнь - Россия көне”нә багышланган чаралар уздырылды. "Мин яратам сине, Россия!" дигән кичә оештырылды. Россия символикаларына багышланган конкурс балалар күңеленә бик хуш килде. Балалар Россия дәүләте символлары турында белемнәрен ныгыттылар. Эчтәлекле презентация карадылар һәм үзләренә күп мәгълүмат тупладылар. Лагерьның уникенче көне флешмоб белән тәмамланды.
-
11 нче көн. "Су көне" 11.06.2019 Бүген лагерьның унберенче көне. Балалар "Әкиятләр иле"нә сәяхәт иттеләр. Алар рус һәм татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. "Әкиятләр илендә" уен-викторина да балаларга бик ошады. Алар сорауларга җавап бирделәр, пазл җыйдылар, кроссворд чиштеләр. Эчтәлекле презентация карап, үзләренең белемнәрен ныгыттылар. Соңыннан рәсем конкурсы үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде. Көн бик күңелле үтте.

-
10 нчы көн. "Хайваннар дөньясы көне" 10.06.2019

Бүген лагерьның унынчы көне. Балалар “Дөрес туклану” темасына презентация карадылар һәм сорауларга җавап бирделәр. “Джунгли чакыра” спорт уены уйнадылар. Уенда “Йолдызлык” командасы җитезлек буенча аерылып торды. Төшке аштан соң авыл китапханәсенә экскурсиягә төштеләр. Китапханәче Әүхәдиева Р.Р. балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды,китап укуга кызыксыну уятты. “Әдәплелек иле”нә сәяхәт иттеләр. Балалар сорауларга җавап бирделәр, әдәплелек турында шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Көн бик күңелле үтте. Балалар бик канәгать калдылар.
-
9 нчы көн. "Һава көне" 09.06.2019 Бүген лагерь тормышының тугызынчы көне. Балалар бүген "Туган якта кунакта" уенын уйнадылар, китапчык ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Төшке аштан соң спортзалда балалар өчен "Күңелле стартлар" уены оештырылды. Отрядлар җитезлектә көч сынаштылар. Балаларга бик ошады.

-
8 нче көн. "Кояш көне" 08.06.2019

Бүген лагерьның сигезенче көне. Балалар "Доктор Айболитта кунакта" әңгәмәсендә катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көннең икенче яртысында мультфильмнар карадылар, "Мультфильмнар илендә" дигән викторинада үзләренең көчләрен сынадылар, яраткан геройларын рәсемгә төшерделәр. "Кояшлы түгәрәк" уенын уйнадылар. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
7 нче көн. "Урман көне" 07.06.2019 Бүген лагерьның җиденче көне. Лагерь балаларның шат авазларыннан гөрләп торды. Төшкә кадәр балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар, спортзалда хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң “Сукмаклар, юллар буйлап” дигән ярыш-уен уйнадык. Балалар төрле станцияләр буйлап йөрделәр. Көн бик күңелле узды.

-
6 нчы көн. "Пушкин көне" 06.06.2019

Бүген лагерьның алтынчы көне. Төшкә кадәр балалар белән “Авылыбыз чишмәләре буйлап” сәяхәт иттек, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң А.С.Пушкин әкиятләре буенча әдәби-музыкаль кичә уздырылды, әкиятләргә иллюстрацияләр ясалды. Көн бик күңелле үтте.














