Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Халыкара музейлар көне 18.05.2020

Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап билгеләп үтелә. Ә 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.
Музейлар аша җәмгыять үзенең тарихи-мәдәни мираска мөнәсәбәтен белдерә дип санала. Матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрнен җыеп һәм саклап, музейлар зур фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара.
-
Гаилә көне 15.05.2020

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Авылыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр.Гаилә ул- әти,әни, балалар, баш өстендә бер түбә, бер ук фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.Бәйрәм белән! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.
-
ТАССРның 100 еллыгы 14.05.2020

Бүгенге тәрбия сәгатьләре ТАССРның 100 еллыгы, Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан уздырылды. Укучылар бу истәлекле даталар аша республикабыз уңышлары, районыбыз тарихы белән таныштылар.
-
Һәйкәлгә венок 09.05.2020

Җиңү көне уңаеннан һәйкәлгә венок куелды.
-
Бөек Җиңүгә 75 ел 06.05.2020

Тиздән Бөек Җиңү көне килеп җитә. Шул уңайдан илебездә барган "Георгиев лентасы" акциясенә безнең укучыларыбызда актив катнаштылар.
-
Җиңү открыткалары 04.05.2020

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Укучыларыбыз ветераннарның батырлыкларын хөрмәтләп, йөрәк җылыларын кушып, Җиңү открыткалары ясадылар.
-
Агач утырту көне 30.04.2020

Агач утырту изге һәм файдалы хезмәт. Бөтенроссия агач утырту көне уңаеннан, үзчикләү булу сәбәпле, өйләр тирәсенә агачлар утырту дәвам итә.
-
Тукай туган көн 26.04.2020

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне! 15 апрель — Тукай вафат булган көн. Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.
Нинди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чорда. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады». Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр.
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Безнең мәктәп укучылары да аның шигырьләрен яратып укыйлар, әдәби марафонда катнашалар.
-
День посадки леса 25.04.2020

-
Ата-аналар җыелышы 20.04.2020

Укытучылар ата-аналар белән атна ахырында онлайн җыелышлар уздыралар. Проблемалар, уй-фикерләр турында һәрвакыт элемтәдә торалар.














