Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 ( 317 ) 318 319 320 >>
-
Кинофильм карадык... 14.03.2013

Мәктәбебездә 14 нче март көнне кинофильм күрсәтелде. Башлангыч класслар "Первоклашки", өлкән класслар "Ангел" фильмнарын карады.
-
Волейбол ярышлары 12.03.2013

12 нче март көнне укытучылар һәм укучылар арасында волейбол ярышлары булып узды.
-
Ачык дәрес 11.03.2013

11 нче марттан 16 нчы мартка кадәр мәктәптә математика-физика атналыгы бара. 11 нче мартта Зарипова Фирая Гаязовна 5 нче класста математикадан ачык дәрес үткәрде.. Ачык дәреснең темасы " Унарлы вакланмалар".
-
Математик олимпиада 09.03.2013

6 нчы класс укучылары арасында XV нче Республика математик олимпиадасының I нче турында С адыйкова Энҗе белән Нуриева Таңсылу 4 нче урын алдылар. Укытучылары - Зарипова Фирая Гаязовна.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2013

Хөрмәтле хатын-кызлар, коллегаларыбыз!
Сезне чын күңелебездән 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!
Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән Сезне,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
-
6 нчы класс егетләре барысын да булдыра 06.03.2013

6 нчы класс егетләре кызлардан бер дә калышмый. Бәйрәм уңаенннан күңелле итеп ял иттеләр. Егетләр үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр: камыр бастылар, токмач кистеләр, җырлар- биеп күрсәттеләр.
-
Җырлыйбыз да, биибез 05.03.2013

8 нче март бәйрәменә багышланган чаралар мәктәбебездә күптән башланып китте. Һәр класс үзенчә күңел ачты. 5 нче класс укучылары әниләрен бәйрәмгә чакырдылар. Әниләре белән бергә биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле, истә калырлык булды.
-
Бәйрәмнәр бик күңелле шул... 04.03.2013

3 нче класс укучылары 8 март бәйрәмен бик сагынып көтеп алды, алдан ук тырышып әзерләнделәр. Малайлар кызлар өчен концерт куйдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Олимпиада уеннары 01.03.2013

1 нче март көнне кызлар арасында тимераякта узышу буенча I кышкы Олимпиада уеннары узды. 11 укучы катнашты. Дистанция 1000 м. Нәтиҗәләр: 1 нче урында 8 нче класс укучысы - Губаева Гөлфия , вакыты - 3 минут 22.00 секунд, 2 нче урында 5 нче класс укучысы - Губаева Гөлфинә, вакыты - 3 минут 22.28 секунд, 3 нче урында 6 нчы класс укучысы Нуриева Таңсылу, вакыты - 3 минут 22.56 секунд.
-
Авылдашыбыз Юнысов Рәфикъ Юныс улының туган көне 01.03.2013

1 нче март көнне авылдашыбыз шагыйрь , "Казан утлары" журналының баш мөхәрир урынбасары Юнысов Рәфикь Юныс улына 70 яшь. Шушы уңайдан без аны котлыйбыз. Озын гомер , нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
Китапханәчебез Фарухова Тәслимә Рәхимҗановна китапханәдә күргәзмә оештырды һәм озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларга авылдашыбыз турында күп мәгълүмат бирде.









