МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42ребенка / 42бала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Без-өмәгә! 29.04.2017

Без бүген бөтен коллектив белән өмәгә чактык. Бакча каршысын, уен мәйданчыгын, яшелчә бакчасын чүптән арындырдык, агачлар утырттык. Бергә-бергә эшләү күңелле!
-
Габдулла Тукай әкиятләреннән, шигырьләреннән геройлар. 26.04.2017

-
"Без-Тукай оныклары!" 25.04.2017

Ямьле язның матур көнендә без халкыбызның бөек шагыйре-Габдулла Тукайны искә алырга, аның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Чыннан да, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып, яшәргә өйрәнәбез. Шул нисбәттән, аның күпкырлы иҗатына да күз салып киттек.
Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры "Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе "Туган тел".
-
Аппликация "Сова" 21.04.2017

-
Ачык ишекләр көне! 19.04.2017

Бүген безнең балалар бакчасында "Ачык ишекләр" көне булып узды. Әти-әниләр бакчага кунакка килделәр. Тәрбияче ике эшчәнлек үткәрде. Беренче эшчәнлек "Изучаем русский язык" иде. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр. Картина буенча эш, диолог, эш дәфтәрләрендә кебек эшләр башкардылар. Икенче эшчәнлек "Кисеп-ябыштыру" иде. Балалар бик теләп "Ябалак" ясадылар. Соңыннан балалар ясаган эшләрен куллларына тотып, килгән әтиләре, әниләре, дәү әниләре һәм беренче укытучылары-Рәмзия апалары белән истәлеккә карточкага төштеләр. Барысына да рәхмәт!
-
Туган көнем! 18.04.2017

Бүген безнең бакчага йөрүче Рахимова Таняга 3 яшь тулды! Аны туган көне белән чын күңелебездән котлыйбыз! Акыллы, тәртипле бала булып үссен!
-
Рисование в подготовительной группе 14.04.2017

Тема: Завиток.
-
Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк" шигырен сәхнәләштерү 13.04.2017

Без балалар белән бөек шагыйребез- Габдулла Тукайның туган көненә әзеләнәбез. Шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Балалар Тукай иҗатын бик яраталар, "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен бик теләп тыңлыйлар.
-
Раязның туган көне! 11.04.2017

Безнең бүген Шакиров Раязның туган көне булып узды! Раязның туган көненә багышлап "Ак калач" уены уйнадык.
-
"Айга менү" 07.04.2017

Без балалар белән кисеп-ябыштыру шөгылендә "Айга менү" темасына эшләдек. Балалар бик теләп ракета, кеше сурәтен кисеп ябыштырдылар.






