• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77
Телефон: +7(843)-663-17-94
E-Mail: G5.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ - Арская гимназия №5
Руководитель: Исмагилов Ирек Радилович
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 816 укучы
У нас учат: 55 укытучы

Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5

Неделя учителей татарского языка

Опубликовано: 22.04.2013

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, танылган язучылар, шагыйрь һәм композиторларның иҗатын яктырткан чаралардан читтә калмаска тырышып, иҗади эшләргә омтылалар. Менә бу елның апрель аенда да  республика, район һәм гимназиядә оештырылган бик күп конкурс, очрашу, конференцияләрдә катнаштылар.

2013 нче елгы Г.Тукай премиясенә кандидатлардан җырчы Гөлзадә Сафиуллина, язучы Нәбирә Гыйматдиновалар белән очрашулардан укучылар рухи азык алдылар. Искиткеч чиста күңелле, үз милләтенә фидакарь хезмәт итүче шәхесләр белән аралашу укучылар йөрәгендә гомергә  бер матур хатирә булып сакланачак.

4 нче апрель көнне районда “Теле барның иле бар” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Монда да гимназиябез укучылары актив катнашты. 11 нче Б сыйныфы укучысы Хөсәенова Ләйсән һәм 4 нче Г сыйныфы укучысы Солтанов Инсаф конкурсның җиңүчеләре булдылар.

19 нчы апрельдә Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Без - Тукайлы халык» темасына III республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы үтте. 10 нчы А сыйныфы укучысы Галимҗанова Гүзәл һәм 10 нчы Б сыйныфы укучысы Шәфигуллина Гадилә, үз эшләрен яклап, дипломга ия булдылар.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы, Габдулла Тукайның тууына 127 ел булуга һәм үлеменә 100 ел үтүгә багышлап, 15-20 нче апрельдә уздырылды. Атналык Г.Тукайны искә алу, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында фильм карау белән башланып китте. Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез катнашында “Шигырь бәйрәме” үтте. Ә.Ф.Рәфыйкова, А.Г.Сабирова татар теленнән, Г.Р.Гыйниятова, Л.Ф.Гыйлаҗиева, Э.И. Газизова татар әдәбиятыннан ачык дәресләр күрсәттеләр.

Безнең укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да күңелгә  үтәрлек  итеп  сөйлиләр,  теләсәләр  җырлыйлар,  шигырьләр  язалар,  республика һәм район  күләмендә  үткәрелгән  һәр  чарада  актив  катнашалар. Афәрин!



К списку новостей