Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Гимназия яңалыклары / Новости Арской гимназии №5
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары.
Опубликовано: 17.04.2017ГабдуллаТукайның 131 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее , Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Бу укуларда гимназия укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. «Габдулла Тукай - тәрҗемәче» номинациясендә 11 нче Б сыйныф укучысы Шакирҗанова Алсинә II урынга(җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф.), «Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза»номинациясендә, 8 нче Б сыйныф укучысы Сафарова Гөлия III урынга (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Газизова Э.И.) лаек булды. «Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты» номинациясендә 9 нчы А сыйныф укучысы Сәфиева Алсинә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф.), «Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан» номинациясендә 10 нчы Б сыйныф укучысы Сабирова Алия (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Рафикова А.Ф.), «Табигать - тиңсез хәзинә» номинациясендә 9 нчы Б сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Илүзә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Сабирова А.Г.)уңышлы чыгыш ясап, дипломга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлары белән котлыйбыз, аларга алга таба уңышлар, зур җиңүләр телибез!
К списку новостей
















