Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
XV муниципальная научно-практическая конференция 28.04.2022

28 апреля на базе ГАПОУ "Арского педагогического колледжа им. Г.Тукая" прошла XV муниципальная научно-практическая конференция студентов и школьников "Наука и Мы", посвященная Году цифровизации в Республике Татарстан и Году народного искусства в Российской Федерации. Бариева Зухра, ученица 7 А класса (учитель Сабирова Р.М.), Мухаметзянова Фируза, ученица 8 Б класса (учитель Сабирова А. И.) были награждены Дипломами 2 степени; Бергалина Алсу, ученица 8 Б класса (учитель Ибрагимова Л.Ф.) удостоилась номинации.
-
"Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?". 27.04.2022

Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан , гимназиябездә район күләмендә 2 нче сыйныф укучылары катнашында, Габдулла Тукай әкиятләренә
нигезләнеп ,“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” исемле чара үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен кирәк дип санамаган Кәҗә һәм Сарыкка ярдәмгә килеп,укучылар юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар; Сфетофор үткәргән уеннарда катнашып, фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттырдылар; урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә дип юл инспекторына вәгъдә бирделәр.Чарада Арча районы ЮХИДИ идарәсенең бүлек башлыгы Мөхәммәтҗанова Энҗе Газизовна катнашты, балалар белән эшлекле сөйләшү үткәрде, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада укучылар теләп катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен камилләштерделәр.В связи со 136-летием со дня рождения Габдуллы Тукая ,в нашей гимназии учащиеся 2-х классов провели мероприятие по правилам дорожного движения , основанное сюжетам сказок Габдуллы Тукая .Оказав помощь Козе и Овце ,не считающим нужным соблюдать правила дорожного движения, учащиеся закрепили свои знания о правилах дорожного движения; участвуя в играх, проводимых Сфетофором, развивали мышление и внимательность; дорожному инспектору пообещали быть внимательными и соблюдать правила дорожного движения.В мероприятии приняла участие начальник отделения ГБУ БДД Арского района Мухаметзянова Энже Газизовна. Она провела деловую беседу с детьми, вручила школьникам памятные подарки.
-
Бәйрәм бүген!!! 26.04.2022

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Аңа бүген 136яшь.Тукаебыз мәңгелек тарих битләрендә җуелмас эз калдыручы мәшһүр шәхес.
Туган тел атналыгы барышында укучыларыбыз белән Тукай эзләре буйлап сәяхәтне дәвам иттек, аның исеме белән мәңгеләштерелгән урыннарны карадык, Тукай исеменә лаек булган лауреатларны белдек. Чара барышында Тукай әсәрләре буенча бәйгеләрдә катнашкан укучыларыбызга грамоталар тапшырдык, иң яхшы шигырь сөйләүче, иң яхшы сәхнә әсәрләрен куючыларны билгеләдек.Шагыйрь эзен дәвам итүче укучыларыбызның сәләтләрен үстерик,
иҗатын гасырларга дәвам иттерик! -
Габдулла Тукай-халык шагыйре. 25.04.2022

Тукай...Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан-ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң.Г.Тукайның мирасын укучыларга җиткерүдә укытучыларыбызның хезмәте зарури: әсәрләренә кызыксыну уяту, шигьри моң-иҗат дәрьясына алып кереп милли телебезне баету, рухи халәтен арттыруда тел, әдәбият дәресләрендә формалаштырыла.Туган тел атналыгында татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гыйләҗиева Л.Ф., Гыйниятова Г. Р., Сабирова А. Г., Рәфыйкова Ә. Ф. биргән дәресләр зур осталыкка ия,Тукайга булган тирән хөрмәт тәрбияләү, иҗатына багышланган презентацияләр карау укучыларны иҗади эшчәнлеккә этәрә.Чыннан да, Тукай-халык шагыйре.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч-2022" 25.04.2022

25 нче апрельдә Арчаның 5 нче гимназиясе базасында "Куркынычсыз тәгәрмәч-22" республика бәйгесенең район этабы узды. Гимназиянең "Перспектив балалар"отряды командасы әлеге бәйгедә катнашты. Бәйгенең төп максаты: закон тыңлаучан юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү, шулай ук сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше культурасын формалаштыру.Укучылар (Әхмәтҗанова Эльвина, Зиннәтуллин Риназ, Йосыпова Ралина, Мингазов Радмир) юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен, тормыш иминлеге нигезләрен, беренче ярдәм күрсәтүне белү, велосипедта фигуралы йөрү һәм "шәһәр буйлап" юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне күрсәттеләр. "Агитбригаданы яклау" иҗади бәйгесендә команда икенче урынны яулады (отряд җитәкчесе-педагог-оештыручы Абдуллина Г. Р.)
25 апреля на базе МБОУ- Арской гимназии №5 прошёл районный этап Республиканского конкурса "Безопасное колесо-22". Команда отряда "Перспективные ребята"нашей гимназии приняла участие в конкурсе. Главная цель конкурса: воспитание законопослушных участников дорожного движения , а также формирование культуры здорового и безопасного образа жизни.Учащиеся (Ахметзянова Эльвина, Зиннатуллин Риназ, Юсупова Ралина, Мингазов Радмир) показали свои знания по правилам дорожного движения, знания основ безопасности жизнедеятельности, знание основ оказание первой помощи, фигурное вождение велосипеда и езда по "городу" с соблюдением правил дорожного движения на время. В творческом конкурсе "Защита агитбригады" команда заняла второе место. (руководитель отряда ЮИД педагог- организатор Абдуллина Г Р.)
-
Г. Тукай әкиятләре-сәхнәдә. 23.04.2022

Г. Тукай... Нинди Бөек, Зур, Даһи исем!Шул исем бер кеше тормышын гына түгел, ә халык, милләт, ил, тел язмышын да үз эченә ала. Г. Тукай-татар халкының горурлыгы. Аның әсәрләре һәр кешене гомере буе озатып бара. Ул язган шигырь-хикәяләрдәге персонажлар халык күңеленә якын һәм халыкның уй-фикерләре, хис-тойгылары белән дә туры килә.
Туган тел атналыгында укучыларның шигырь сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, геройларны чын образлар итеп уйнау, җанландыру максатыннан Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәгә куйдык.
Г. Тукайның 136 еллыгын бәйрәм иткәндә дә, ул язганнар актуаль тормышчан булып кала. Өч дистәгә дә тулып җитмәгән гомере эчендә күпме иҗат җимешләре бүләк иткән бит ул! Бәйрәм рухы һәркем күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. -
"Тукай иҗаты буйлап" 23.04.2022

23 нче апрельдә Зур Бирәзә башлангыч мәктәбе филиалында "Тукай иҗаты буйлап"исемле әдәби викторина үткәрелде.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр, "Әкиятне ата" дигән уенда катнаштылар, шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр. Әдәби викторина "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Тукай һәм туган тел. 22.04.2022

"И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле!"
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай-халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган ил, халык, туган як табигате , туган тел шулай ук бербөтен тәшкил итә.
Гимназиядә туган тел атналыгы бөек шагыйребез Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү көне белән дәвам итә. 1-11 нче сыйныф укучыларының милли телдә сәнгатьле сөйләмен үстерү, шагыйрь иҗатындагы нечкә аһәңне аңлау-ишетү максатыннан оештырылган шигырь бәйрәме һәркемне үзенә җәлеп итте. Искиткеч талантка бай булган чарада һәр укучы үзе теләгән Тукай шигырен сөйләде.Тәрбияви, тормышчан, балаларча саф күңелле, самими шигьрият тәлгәшләре татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Әлеге чара укучылар күңелендә онытылмас хатирә булып калды. -
Люби все живое
22.04.2022
22 апреля в 3 Б классе был проведён классный час (кл.рук.Туктарова Э.Р.) по теме "Люби всё живое".
Цель урока - организовать деятельность учащихся по формированию ценностного отношения к живой природе; способствовать ознакомлению с весенними изменениями в живой природе; содействовать воспитанию заботливого отношения к природе и её обитателям; формировать у детей представление о необходимости сохранения окружающей природы; учить оценивать свои поступки и поступки окружающих в природе; содействовать развитию любознательности, творческой активности обучающихся.
Учащиеся вспомнили, что такое живая и неживая природа, вспомнили весенние изменения природы, узнали о том, что сегодня Международный день Земли - праздник чистой воды, воздуха и земли. В конце урока нарисовали плакат "Человек часть природы" и защитили свои работы. -
Халыкара Җир-Аналар көне 22.04.2022

Ел саен 22 апрельдә зур гына түгел, ә чын мәгънәсендә глобаль бәйрәм — Халыкара Җир-Аналар көне (International Mother Earth Day) — безнең уртак уңайлы йортыбыз көне билгеләп үтелә. Бу әйләнә-тирәлекне саклауга, планетаны яшелләндерүгә һәм табигатькә сак караш пропагандалауга багышланган иң файдалы һәм гуманлы бәйрәм. Халыкара Җир көнне яшь агачлар, чәчәкләр утыртыла, тирә-юнь территорияләрен җыештыра торган җәмәгать өмәләре белән бергә алып барыла. Бәйрәм чаралары, әйләнә-тирәлекне саклау буенча акцияләр, рәсем конкурслары оештырыла. Арчаның 5нче гимназиясе филиалы "Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе" дә читтә калмады. Бүген мәктәптә "Җир - безнең йортыбыз"дигән чара үткәрелде. Укучылар төрле биремнәр үтәделәр, бәйрәмгә үз эмблемаларын булдырдылар. Иртәгәсе өмәгә план төзедек, койма янында куаклар утырту турында карар кабул ителде.
Каждый год 22 апреля отмечается не просто большой, а поистине глобальный праздник — Международный день Матери-Земли (International Mother Earth Day) — день нашего общего уютного дома. Это самый полезный и гуманный праздник, который посвящен защите окружающей среды, озеленению планеты и пропаганде бережного обращения с природой. Международный день Земли сопровождается общественными субботниками, на которых высаживают молодые деревья, цветы, проводят уборку прилегающих территорий. Организуются праздничные мероприятия, акции по защите окружающей среды, конкурсы рисунков. Филиал Арской гимназии №5 "Средневерезинская НОШ" тоже не осталась в стороне. Сегодня в школе было проведено мероприятие "Земля - наш дом". Учащиеся выполняли различные задания, создали свои эмблемы к празднику. Ещё составили план на завтрашний субботник, было принято решение посадить кустарники около забора.
















