Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Концерт 24.02.2016

"Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып" девизы астында 5 нче гимназия коллективы Ватанны саклаучылар көненә багышлап зур концерт белән чыгыш ясады. Дәртле биюләр, күңелле җырлар, нәфис сүз, күңелле тәнәфес, скетч халык күңеленә үтеп көчле алкышларга күмелде.
-
Спорт уеннары
22.02.2016
Кышкы табигатьнең сихри көннәре бигрәкләр дә матур! Шушы хозурлыкларга сокланып кышкы уеннарны уйнысы гына килә. 21 февраль көнне гимназиябез мәйданчыгында мәдәни-спорт чарасы булды.Спорт уеннарында һәркем катнашты: чаңгы ярышы, хоккей уены, мылтыктан ату, кыршау белән йөгерү, гаилә эстафетасы кызыклы булды. Иртәдән музыка тавышы яңгырады. Моңлы җырлары, биюләре белән сәхнәне ветераннар шау-гөр китерде. Тәмле коймак, ботка һәм чәй белән һәркем сыйланды. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнашты, күнел ачтылар. Бәйрәмдә катнашкан олысы-кечесе шат күнел белән өйләргә таралышты.
-
Котлыйбыз!
20.02.2016
Республика күләмендә татар әдәбияты фәненнән уздырылган олимпиадада җиңү яулаган 10А сыйныфы укучысы Нургалиев Айнурны (призер) котлыйбыз!(укытучысы Гыйләҗиева Л.Ф..)
-
Пробные экзамены
20.02.2016
Учащиеся 11 классов сегодня пишут пробный ЕГЭ по русскому языку, а учащиеся 9 классов пробный ОГЭ по английскому языку. Желаем успехов!
-
Котлыйбыз! 18.02.2016

Республика күләмендә татар теле фәненнән уздырылган олимпиадада җиңү яулаган 10А сыйныфы укучысы Ризванова Камиләне (призер) котлыйбыз!(укытучысы Газизова Э.И.)
-
Котлыйбыз! 18.02.2016

Республика күләмендә математика фәненнән уздырылган олимпиадада җиңү яулаган 6Б сыйныфы укучысы Гарифуллина Энҗене (призер) котлыйбыз!(укытучысы Хәкимова Г.Х.)
-
“Батырлык нинди була?”
18.02.2016
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 11 класс укучылары белән “Батырлык нинди була?” темасына тәрбия сәгате узды. Класс җитәкчесе тарих укытучысы Илнур Җәләев бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, армиядә хезмәт итүче чыгарылыш класс укучыларының фотоларына күзәтү ясады, аларның хәрби частьларын әйтте. Һәркемдә зур горурлык хисе туды, төрле сорауларга җаваплар эзләделәр, видеоязма карадылар.Тыныч тормыш шартларында да зур батырлыклар эшләп булачагына инандылар.
-
Зур бәйрәм
17.02.2016
Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар!
21 нче февраль көнне, 11.00 сәгатьтә, гимназия мәйданчыгында Шәрыкъ бистәсендә яшәүче халык белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышлап мәдәни-спорт чарасы оештырыла. Әлеге Зур бәйрәмдә укучылар, өлкәннәр, яшьләр, теләге булган һәркем катнашачак. Программада:
1. Төрле спорт бәйгеләре: канат тарту, чанада шуу, гаилә эстафетасы, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, шорт-трек, хоккей ярышы.
2. Конкурслар: җыр, бию, шигырь; пневматик автоматтан ату, сүтү, җыю күнекмәләре; “Безнең урам тарихы”, юмор, сәнгатьле сөйләм; флеш-моб; чаңгы ярышы.
3. Кыр кухнясы:
-солдат боткасы;
-коймак белән чәй.
Безнең белән рәхәтләнеп күңел ачыгыз, ял итегез! Гимназиябезгә рәхим итегез!
-
"Ел укытучысы- 2016" 17.02.2016

Гимназия базасында "Ел укытучысы- 2016" конкурсының муниципаль турында тарих укытучысы Әхмәтханова Г.Г. катнашып “Иң креатив класс җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулады, психолог Сафина З.Ш. уңышлы чыгыш ясап 2 урын алды. Котлыйбыз!!!
-
Муса Җәлилнең исеме үлемсез.
17.02.2016
Татар халкының бөек улы, герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган чара булды. Башлангыч сыйныф укучылары, тарих укытучысы Әхмәтханова әзерләгән истәлекләрне карау өчен гимназия музеенда сәяхәт иттеләр. Алар шагыйрьнең аянычлы тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация карадылар. Муса Җәлилнең“Вәхшәт” исемле шигырен Диләрә Булатова шулкадәр зур осталык белән сөйләде, хәркем тын да алмый тыңлады. Китапларына күргәзмә дә оештырды.
















