Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
1 нче балалар бакчасы нәниләре өчен мастер-класс 19.12.2025

Бүген «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы укучылар Алинә Тохировна җитәкчелегендә 1 нче балалар бакчасы нәниләренә чын иҗат бәйрәме бүләк иттеләр! Кызлар, әзерлек төркеме балалары өчен, тылсымлы яңа ел гирляндасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
-
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен туган (татар) теленнән һәм туган (татар) әдәбиятыннан олимпиада узды 17.12.2025

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен туган (татар) теленнән һәм туган (татар) әдәбиятыннан олимпиада узды. Туган (татар) теленнән Мингазов Д., Сибгатуллина Л., Сайфутдинова И., туган (татар) әдәбиятыннан Гатиятуллина А. җиңүче булдылар. Калган укучылар призлы урыннарга лаек. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Рус мәктәбендә укучы рус телле балалар өчен татар теленнән олимпиада узды 16.12.2025

Рус мәктәбендә укучы рус телле балалар өчен татар теленнән олимпиада узды. Катнашучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәтә алдылар. Нәтиҗәләре дә уңышлы. 11нче сыйныф укучысы Шаронов Артур (укытучысы Гиниятова Г.Р.), 8 нче сыйныф укучысы Карпова Арина (укытучысы Рафикова Ә.Ф.) җиңүче булдылар. 5 нче сыйныф укучылары арасында Журамуратова Табассум ( укытучысы Сабирова А.Г. ), Журамуродова Фарзона ( укытучысы Сабирова А.Г. ), Николаев Эльмир ( укытучысы Вәлиева И.Ф.), Эссаулова Виктория ( укытучысы Рафикова Ә.Ф. ), Гаврилов Артур (укытучысы Рафикова Ә.Ф.) , 6 нчы сыйныф укучылары арасында Христофоров Радим (укытучысы Гиниятова Г.Р.), 8 нче сыйныф укучылары арасында Маркелова Диана ( укытучысы Рафикова Ә.Ф. ), 9 нчы сыйныф укучылары арасында Сирожитдинов Алиджон ( укытучысы Вәлиева И.Ф.), 10нчы сыйныф укучылары арасында Эссаулова Валерия (укытучысы Гилязиева Л.Ф.), Мартиросов Давид (укытучысы Гилязиева Л.Ф.) призёр булдылар. Котлыйбыз!
-
Россия һәм Татарстан флагын күтәрү, гимннар башкару тантанасы 15.12.2025

5 нче Арча гимназиясендә уку атнасы Россия һәм Татарстан флагын күтәрү, гимннар башкару тантанасыннан башланды. Россия Федерациясе флагын район күләмендә үткәрелгән "Татар кызы, татар егете" бәйгесендә 2 нче урын алган 10А сыйныфы укучысы Гыйбадуллина Илзирә, 8В сыйныфы укучысы Мортазин Самир, Татарстан Республикасы флагын район бәйгесендә үткәрелгән чарада 1 нче урын алган Гыйләҗиева Ландыш күтәрде. Һәркемгә уңышлы уку атнасы телибез!
-
Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган "Закон һәм гаделлек" темасына дәресләр 15.12.2025

15 нче декабрь көнне гимназиябездә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган "Закон һәм гаделлек" темасына дәресләр үткәрелде. Әлеге дәрес кысаларында укучылар законнарның безнең тормышка ничек тәэсир итүен карадылар, гадел карарлар турында фикер алыштылар. Шулай ук безнең һәрберебезнең җәмгыятьтә гаделлек урнаштыруга үз өлешен ничек кертә алуы турында сөйләштеләр.
-
Гимназия ашханәсендә ата-аналар контроле 12.12.2025

12 нче декабрь көнне гимназия ашханәсендә ата-аналар комитетының чираттагы тикшерүе булды. Гаязова М. Г. һәм Зиннатуллина А.Т. ризыкның сыйфатын, санитар кагыйдәләргә туры килүен, укучыларның җылы ризык белән туклануын, меню белән тәңгәл килүен тикшерделәр. Без әти-әниләребезнең контрольдә булуына шат, укучыларыбызның һәрдаим тәмле, җылы ризык белән туклануын һәм сәламәт булуларын телибез.
-
Пушкин картасы буенча мастер-класс 12.12.2025

Бүген 8 нче А, 8 нче Б, 8 нче В сыйныфы укучылары, Пушкин картасы буенча мастер-класста катнаштылар. Шулкадәр зәвыклы итеп бизәк төшерелгән шопер ясадылар, макраме белән таныштылар, һәр элементны җентекләп өйрәнделәр. Молодцы!!!
-
Классный час, посвященный Дню Конституции 12.12.2025

12 декабря в 1Б классе был проведен классный час, посвященный Дню Конституции. Первоклассники познакомились с понятиями: Родина, Россия, символика РФ, Конституция. В ходе беседы, просмотра презентации ребята закрепили свои знания о России, поделились своими познаниями о Родине, о её богатствах, о народе.
-
Беседа, посвящённая Дню Конституции Российской Федерации. 12.12.2025

Бүген 3 нче В сыйныфында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган мөһим чара узды. Педагог-оештыручы Алинә Тохировна балаларга илебезнең төп законы турында сөйләде. Чарада балалар Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Әлеге чара үсеп килүче яшь буынга гражданлык җаваплылыгы һәм Ватаныбыз законына хөрмәт хисе тәрбияли.
-
«Профессионаллар» чемпионаты 12.12.2025

Гимназиянең 10 нчы А сыйныфы укучысы Сабирова Азалия «Профессионаллар» чемпионатының «Балаларның һәм өлкәннәрнең өстәмә белем бирү» (юниорлар) компетенциясе буенча төбәк этабында катнашты һәм үзенең осталыгын күрсәтеп, сертификатка ия булды. Чемпионатта Азалияне өйрәтүче эксперт-остаз педагог-оештыручы Алина Нурматова булды. Азалия үзен өстәмә белем бирү җитәкчесе итеп күрсәтте, укучылар белән эш алымнарын эшли алуын исбатлады. Без синең белән горурланабыз!
















