Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тхэквондо ярышы. 19.03.2019

Казанда уздырылган тхэквондо ярышында 7Б сыйныфы укучысы Измайлов Иниль III урынны алды. Котлыйбыз!!!
-
"Золотое наследие - Алтын мирас"
19.03.2019
Республикакүләм "Золотое наследие - Алтын мирас" укучылар иҗаты бәйгесендә 3нче Д сыйныфы укучысы Җәләева Алҗбина "Вокаль - соло" номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом иясенә лаек булды.
Котлыйбыз!!!
-
Мини - футбол
19.03.2019
ДЮСШ "Олимп" спорт төренең мини - футбол түгәрәгенә йөрүче 3Б сыйныфы укучылары Саба районында уздырылган ярышта III урынны алдылар.
Котлыйбыз!!!
-
“Заманча һөнәр сайлау” 18.03.2019

Мәктәптә югары сыйныф укучылары өчен Арча гуманитар-техник техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды.Укучыларны хәзерге көндә таләп ителгән, районыбыз өчен кирәкле һәм файдалы һөнәрләр белән таныштырдылар. Республика эшче һөнәр ияләренә кытлык кичерә, техникум, һөнәр училищелары тәмамлаган белгечләр җитешми... Шулай ук ул яшь белгечләргә дәүләт ярдәме, максатчан юнәлеш буенча уку турында файдалы мәгълүмат бирде.Вәкилләр үзләренең уку йорты эшчәнлеге белән таныштырды, экранда презентация күрсәтелде. Экономист, бухгалтер, банк хезмәткәре һәм газ белән тәэмин итү җайланмаларын монтажлаучылар хәзерләүче техникумда өстәмә һөнәр алу курслары бар һәм биредә берничә ай эчендә яңа һөнәрләр дә үзләштереп була. Укучылар сайлаган һөнәрең сиңа уңыш һәм канәгатьләнү китергәндә генә, тормышың чын мәгънәсендә файдалы уза, дигән фикергә килделәр.
-
Һөнәр илендә. 18.03.2019

9нчы сыйныф укучылары белән "Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы" укытучысы Рамил Наил улы белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга "Һөнәрләр төрле, теләгәнең сайлап ал" темасына әңгәмә уздырды, техникумга кабул ителү кагыйдәләре, төрле һөнәрләрне сайлау мөмкинлекләре ткрында белешмәләр, буклетлар бирде. Берничә укучы техникумда уку теләген белдерде.
-
"Без сәламәт яшибез!" 13.03.2019

8 нче класс укучылары өчен "Без сәламәт яшибез!" акөиясе кысаларында районыбызның җитәкчеләре белән берлектә "Түгәрәк өстәл артында" сөйләшүе булып узды.
-
Очрашу кичәсе
11.03.2019
10-11 класс укучылары өчен ФГБОУ ВО "Казан Дәүләт аграр университеты" җитәкчеләре белән очрашу кичәсе булды. Укучылар ВУЗ га кабул ителү кагыдәләре белән таныштылар, үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Тәрбия дәресе
11.03.2019
6-7 нче класс укучылары өчен полиция хезмәткәрләре тәрбия дәресе үткәрделәр.
-
Открытый урок 06.03.2019

Открытый урок – форма повышения методического уровня и возможность демонстрации профессионализма учителя. Это творчество педагога, работа учеников.
6 марта в 1А классе прошел открытый урок математики, который провела учитель начальных классов Ахмадуллина Г.И. На уроке ученики принимали активное участие: работали у доски, в подгруппах, самостоятельно, по карточкам. Благодаря умению учителя ученики первого класса усваивали материал и проявляли большую заинтересованность.
-
"Озын толым" бәйгесе.
06.03.2019
Бәйрәм уңаеннан 8 - 11 класс кызлары арасында "Озын толым" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә кызлар үзләренең барлык иҗади талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмдә татар халкының милли күлмәкләренә, чигүле калфакларына, бизәкләренә игътибар ителде.
Кадерле кызларыбыз бәйрәм белән!
















