Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-663-53-10 |
| E-Mail: | ds8.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №8" |
| Руководитель: | Мингазова Айназ Айдаровна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 141 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Все новости детского сада
Әбиләр остаханәсе
Опубликовано: 02.10.2026Бүген безнең бакчабызның уртанчылар төркемендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Әбиләр остаханәсе" исемле җылы очрашу кичәсе булып узды. Махсус кунаклар да бар иде: Арча мәдәният йортында эшләүче "Хәзинә" фольклор коллективы "Аулак өй" күренешен тәкъдим иттеләр. Әби-бабайларыбыз рәхәтләнеп яшьлекләренә кайтып килделәр. Аннары яраткан оныклары белән уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Өченче өлештә зур табыннар янында бергәләшеп чәйләр эчтеләр, сөйләшеп утырдылар, балаларның группалары белән таныштылар. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле, рәхәт булды. Өлкәннәребез сау-сәламәт булып, озын гомер итсеннәр, гел шулай оныклары сөендереп кенә торсыннар.
К списку новостей








