Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-663-53-10 |
| E-Mail: | ds8.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №8" |
| Руководитель: | Мингазова Айназ Айдаровна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 141 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Все новости детского сада
Сабантуйга килегез!
Опубликовано: 28.05.2026Татар халкы элек-электән бик тырыш, эшчән халык булган. Җиренә җиткереп эшен дә эшләгән, бәйрәм итеп ял да итә белгән. Кыр эшләре тәмамлану белән, бәйрәмгә дип бирнә җыйганнар, зур мәйданнарга җыелып, Сабантуй бәйрәмен үткәреп күңел ачканнар. Әлеге бәйрәм бик борынгыдан килеп, бүгенге көнгә кадәр дә асылын югалтмыйча татар дөньясында зурлап бәйрәм ителә. Халык бәйрәмдә бик теләп җырлап-биеп күңел ача, төрле уеннарда катнашып көч сынашалар.
Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да чәчми-түкми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән үзебезнең балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасын уздырдык. Максатыбыз – сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру иде.
Иртәдән бакчабызда бәйрәм рухы чагылды. Матур итеп татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Бәйрәмне балалар белән урамда матур итеп уздырдык. Аларга татар халкының милли уеннары турында сөйләнелде. Әле сөйләнеп кенә калмыйча, бик күңелле уеннар оештырылды. Балалар берсеннән-берсе узыша-узыша капчык киеп тә сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар, бердәмлектә көч икәнен аңлау өчен канат та тартып карадылар. Безнең Сабантуйга Г.Тукай әкиятләреннән Былтыр, Шүрәле, Суанасы кебек геройлар да кунакка килде.
Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде.
К списку новостей








