Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Строителей, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-663-53-10 |
E-Mail: | ds8.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №8" |
Руководитель: | Файзрахманова Гульназ Радиковна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 125 обучающихся |
У нас учат: | 18 педагогов |
Все новости детского сада
Карга боткасы бик тәмле
Опубликовано: 27.03.2023Бүген бакчабызда татар халкының милли йоласы - "Карга боткасы" узды. Кара каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бу бәйрәм халык тарафыннан бик яратып кабул ителгән. Бакчага йөрүчеләр, матур итеп киенеп, "Карга боткасы"на җыелдык. Чарада кунакларыбыз - "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р.З., Абдрахманова Г.И., Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Шаймуллина А.Р. да катнашты. Балалар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнадылар, биеделәр-җырладылар. Әби-бабаларыбызның матур йоласына туры китереп, зур казанда ботка пеште. Уеннардан һәм күңел ачулардан соң, тәмле "карга ботка"сын Ак әби, матур теләкләрен әйтеп, Җир-анага, агым суга, кара каргаларга бүлеп бирде, балаларны, кунакларыбызны да сыйлады.
К списку новостей