Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Строителей, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-663-53-10 |
| E-Mail: | ds8.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №8" |
| Руководитель: | Мингазова Айназ Айдаровна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 141 обучающихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №8" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Милли кием" көне
27.04.2026
27 нче апрель көнне бакчабызда "Милли кием" көне билгеләп үтелде. Балалар да, тәрбиячеләр дә милли кием элементларын кулланып киенеп килделәр. Безнең тәрбияләнүчеләр Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан күп кенә конкурсларда катнаштылар һәм аларны котлау тантанасы булды. Аннары балалар "Түбәтәй", " Капкалы" кебек милли уеннар уйнадылар. Әлеге көн бәйрәм рухында үтте.
-
Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясе 24.04.2026

Бүген безнең бакчабыз педагоглары Дөньякүләм " Татарча диктант" акциясендә катнаштылар. Быел ул бөек татар шагыйре Г.Тукайның 140 еллыгына багышланды. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Без Г.Тукайның " Бәхет" хикәясе буенча диктант яздык. Бакчабыздан барлыгы 26 кеше язды. -
Чишмәне коткарырга кирәк 24.04.2026

24 апрельдә Арча 8нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуны бәйрәм итү уңаеннан "Чишмәне коткарырга кирәк" исемле экологик әдәби-музыкаль кичә узды. Бакчада тәрбияләнүче 55 бала Гали һәм аның дуслары Акбай, Кәҗә, Күбәләк белән урмандагы чишмәне коткардылар, аны ташлардан чистарттылар, Су анасына ярдәм иттеләр. Бу эшкә Шүрәле дә бик теләп кушылды. Балалар эш беткәч кенә уйнарга ярый икәнлеген дә расладылар. Кичә Габдулла Тукай шигырьләре, аның әсәрләрен сәхнәләштерү эпизодлары, сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды һәм татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел"не күмәк башкару белән тәмамланды. Бу чарада "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильясовна да катнашты һәм балаларны Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә чакырды, чөнки аның күпчелек әсәре табигатьне яратырга, сакларга өнди.
#ЭкоВесна
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ -
Агач утырттык 24.04.2026

#Экояз-2026 республикакүләм бәйгесенең "Табигать язмышы безнең кулларда" исемле дүртенче атнасы кысаларында 24 апрельдә 10 хезмәткәр бакчабыз территориясендә 15 төп агач утыртты. Нәтиҗәдә бакчабыз тагын да яшелләнеп, матурланып китәр дип көтәбез.
#ЭкоВесна
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ
-
Казансу паркын җыештыру өмәсендә 24.04.2026

24 апрельдә санитар-экологик ике айлык кысаларында оештырылган шәһәркүләм өмәгә бакчабыздан 1 хезмәткәребез кушылды. Ул Казансу паркын җыештыруда катнашты.
#ЭкоВесна
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ -
Тимер юл вокзалы каршындагы паркта өмә 24.04.2026

24 апрельдә санитар-экологик ике айлык кысаларында бакчабызның 6 хезмәткәре тимер юл вокзалы каршындагы паркны җыештырдылар, агач кәүсәләрен агарттылар.
#ЭкоВесна
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ -
Бакчабызда субботник 24.04.2026

24 апрельдә санитар-экологик ике айлык кысаларында бакчабызның 10 хезмәткәре бакчабыз территориясен тәртипкә китерүне дәвам итте, алар бордюрларны буядылар, агач кәүсәләрен агарттылар.
#ЭкоВесна
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ -
Котлыйбыз! 23.04.2026

Бүген Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Туган телем - иркә гөлем" исемле районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.
Конкурста 3-4 яшьлек балалар катнаштылар. Безнең бакчабыздан уртанчылар 1, 2 төркемендә тәрбияләнүче Әгъзәмова Айгизә һәм Ишмурзина Язилә "Фатыйма белән Сандугач" шигырен сәхнәләштереп сөйләп 1 урынга лаек булдылар.
Аларны чын күңелдән тәбрик итәбез, алда тагы зур уңышлар насыйп булсын дигән теләктә калабыз! Котлыйбыз!
#ТуганТелемИркәГөлем
#ГабдуллаТукай -
"Табигать язмышы- безнен кулларда" - уртанчылар 1 төркемендә 23.04.2026

23 апрельдә 1нче уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче 21 бала, #ЭКОЯЗ республикакүләм бәйгесененең "Табигать язмышы безнең кулларда" дигән 4нче атнасына кушылып, җимеш бирүче агачлар белән таныштылар, "бакчачыга" әйләнеп, агачларда алма һәм грушалар "үстерделәр". Нәтиҗәдә, җимеш бирүче агач һәм куакларны тәрбияләп торырга кирәклегенә дә төшенделәр.
-
"Табигать язмышы - безнең кулларда" - мәктәпкә әзерлек төркемендә 23.04.2026

23 апрельдә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче 10 бала, #ЭКОЯЗ республикакүләм бәйгесенең "Табигать язмышы безнең кулларда" дигән 4нче атнасына кушылып, әвәләү шөгылендә "пластинография" алымы белән груша һәм алма агачын ясадылар. Башка җимеш агач, куакларын табышмаклар ярдәмендә ныгыттылар. Бакчаларыбызда үскән җимеш агачлары кешеләргә, кошларга нинди сөенеч китерүенә төшенделәр.
#ЭкоВесна
#ГодЕдинстваНародов
#ГодДоблестиРТ








