Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а |
| Телефон: | +7(843)-663-22-36 |
| E-Mail: | ds2.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №2" |
| Руководитель: | Шакирова Фания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 143 воспитанника |
| У нас учат: | 17 педагогов |
новости
Кечкенәләр төркемендә экология темасы буенча ата-анаар җыелышы
Опубликовано: 23.04.2026Экояз2026 экологик икеайлыгы кысаларында кечкенәләр төркемендә экология темасы буенча ата-анаар җыелышы .
Табигатьне саклау бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Җирнең матурлыгын,чисталыгын, сафлыгын саклау мәсьәләләре күп кенә шагыйрьләребезне, язучыларыбызны борчыган. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗат иткән әсәрләрнең күбесе экология проблемасын яктырта. Авторның табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Без, тәрбиячеләр, балаларда кече яшьтән үк экологик тәрбия бирүдә Г.Тукай иҗатын кулланырга бурычлы. Бу эштә, әлбәттә, әти- әниләрне дә җәлеп итү кирәк. Шул максаттан чыгып кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның әти- әниләре белән “Г.Тукай иҗаты аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү” темасына ата- аналар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында әти- әниләр шагыйрьнең табигать турында язылган әсәрләрен искә төшерделәр, “Тукай әкиятләренә сәяхәт” интерактив уенында бик теләп катнаштылар, “Тукай- табигать сакчысы” кроссвордын чиштеләр. «Гаиләдә экологик тәрбия” темасы буенча анкета сорауларына җаваплар яздылар. Җыелыш ахырында балаларга экологик тәрбияне тәрбиячеләр белән әти-әниләр бергәләп бирергә тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай килешеп эшләгәндә генә табигать безне саф һавасы, челтер чишмәләре, сайрар кошлары белән сөендерер, шатландырыр.
Источник: Администрация детского сада
К списку новостей








