Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №2" Арского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 2нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, город Арск, ул. Школьная, д. 50а |
| Телефон: | +7(843)-663-22-36 |
| E-Mail: | ds2.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №2" |
| Руководитель: | Шакирова Фания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 143 воспитанника |
| У нас учат: | 17 педагогов |
-
Сөмбелә бәйрәме! 30.10.2026

Бүген безнең бакчада “Сөмбелә” бөйрәме узды! Елның сихри фасылында- көз көне татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Ул көнгә алдан ук мул итеп сыйризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле, алтын-сары толымлы, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз була. Бүген ул безнең нәни балаларыбыз янына кунакка килде. Балалар аңа багышлап, җырладылар, биеделәр, бергәләшеп уен уйнадылар. Сөмбәлә кызы үзе дә буш кул килмәде, балаларга күчтәнәчкә тәмле алмалар алып килде.
-
Әтиләр көне! 21.10.2026

Ел саен октябрьнең өченче атнасында әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бакчабызда да бәйрәм чаралары гөрләп уза. 21 октябрь көнне уртанчылар төркемнәрендә әтиләргә багышланган җылы һәм елмаюлы бәйрәмнәр узды. Балалар бәйрәмгә чын күңелдән әзерләнделәр, җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәм әтиләребез актив катнашкан уеннар белән узды. Зур мәхәббәт белән тудырылган бәйрәмнәребез бик күңелле үтте.
-
“Иҗади остаханә” 16.10.2026

“Иҗади остаханә” проекты буенча эш.
Быелгы уку елында уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче һәр баланың гаиләсе белән партнерлык мөнәсәбәте урнаштыру максатыннан “Иҗади остаханә” проекты өстендә эш башланып китте. Проектның максаты: балаларның һәм ата-аналарның уртак иҗади эшчәнлеге өчен шартлар тудыру. Беренче остаханәдә Валеева Рания, Маликов Исламның әниләре төрле ярмалардан гөмбә ясарга өйрәттеләр. Башкарылган эштән балалар һәм әниләр бик кәнагать калды.








