Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Ачык дәрес 16.03.2022

Тарих һәм география фәннәре атналыгы кысаларында Хисамиев Р.Р. 5 нче класста тарихтан “Борынгы Рим” темасына ачык дәрес үткәрде. Укучылар Борынгы Рим дәүләтенең килеп чыгышына бәйле легендалар, тарихи чыганаклар белән таныштылар. Дәрес ФГОС таләпләренә туры килгән югары дәрәҗәдә үтте.
-
“Адымнар нык, юллар имин булсын!” 15.03.2022

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, 15 март көнне мәктәбебездә “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары катнашты. Алар башта театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, аннан ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча үзара көч сынаштылар. Төрле кызыклы сораулар, тикшерү өчен биремнәр, урамда, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүләр булды. Сакла порталы буенча эш алып барылды. Укучылар сайтка кереп пазллар җыйдылар, ребуслар чиштеләр, юл билгеләрен таныдылар. Чарада ЮХИДИ хезмәткәре Энҗе Газизовна да катнашты, югары бәя бирде, балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
9 нчы,11 нче класс укучылары өчен математикадан сынау имтиханы үткәрелде. Провели пробный ОГЭ и ЕГЭ по математике. 14.03.2022

-
« Балаларның ышаныч телефоны» 12.03.2022

7 нче сыйныф укучылары белән « Балаларның ышаныч телефоны» темасына класс сәгате үткәрелде. Ышаныч телефонына нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә , телефонга шалтыратып, үзеңнең хис-кичерешләрең, проблемаларың турында сөйләргә һәм профессиональ ярдәм күрсәтүче психологлар ярдәмен алырга мөмкинлек бар икәнлеге турында аңлатылды.
С учащимися 7 класса был проведен классный час на тему: « Телефон доверия». В каких случаях можно пользоваться телефоном доверия , позвонить по телефону, рассказать о своих переживаниях, проблемах и получить помощь психологов, оказывающих профессиональную помощь? Дети получили ответы на эти вопросы.
-
Тыл ветераны 11.03.2022

Акчишмә башлангыч мәктәбе коллективы тыл ветераны Гарифҗанова Кадрия Гарифҗан кызын 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Аңа үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Коллектив Акчишминской начальной школы поздравил ветерана тыла Гарифзянову Кадрию Гарифзяновну с Международным женским днем - 8 марта и выразили ей свои добрые пожелания. -
Ведется систематическая подготовка к ЕГЭ. Сегодня прошел пробный экзамен по русскому языку. 11.03.2022

Даими рәвештә имтиханнарга әзерлек дәвам итә. Буген рус теленнән сынау имтиханы үтте.
-
Шахмат ярышы 10.03.2022

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә.
10 март көнне мәктәптә өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында “Төньяк балкыш” республика беренчелегенә шахмат ярышлары уздырылды.
-
8 март белән котладылар 09.03.2022

5 март көнне Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары сөекле әниләрен, кадерле әбиләрен язның беренче бәйрәме — 8 март белән котладылар.
5 марта учащиеся Акчишминской начальной школы поздравили своих любимых мам, дорогих бабушек с первым весенним праздником — 8 марта.
-
Классное пространство. 03.03.2022

Министерство просвещения Российской Федерации информирует
о проведении с 14 февраля по 31 марта 2022 г. Всероссийского конкурса «Классное
пространство» (далее – Конкурс).
Целью Конкурса является привлечение обучающихся образовательных
организаций Российской Федерации к модернизации образовательных
организаций и их пространств.
Организаторы Конкурса - Общероссийская общественно-государственная
детско-юношеская организация «Российское движение школьников»,
Всероссийское детско-юношеское военно-патриотическое общественное
движение «ЮНАРМИЯ» и автономная некоммерческая организация «Большая
перемена» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.
Конкурс проводится на платформе Российского движения школьников
рдш.рф/competition/1703.
-
Хәрәкәтле уеннар 02.03.2022

Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ны-гыта.Әлеге уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы бу-лып үсә.
Буген озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Ярышларда укучылар актив катнаштылар,үз көчләрен сынадылар.













