Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан IX халыкара Олимпиада 23.04.2022

17- 20 нче апрель көннәрендә Татар теле һәм әдәбиятыннан IX халыкара Олимпиада узды, анда 4 чит ил, 27 Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан 500 укучы катнашты.
Укучылар татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы буенча олимпиада биремнәре эшләделәр, « Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләре якладылар. Бай һәм күңелле ял программасы тәкъдим ителде. Балалар Г. Ка-мал, Тинчурин театрларында спектакльләр , « Авторучка» фильмын карадылар, татарча дискотекада булдылар, Казанның истәлекле урыннары буенча сәяхәт иттеләр, Кол Шәриф мәчетендә булдылар.
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Сабитова А., Абдуллазянова И., 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова И. олимпиадада катнашып, дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Поздравляем! 22.04.2022

8 класс укучысы Фэйзрахманов Р Арча районы Урта Курса авылында район кулэмендэ уткэрелгэн татарча корэш ярышында 1- урынны яулады. Котлыйбыз!
Учащийся 8 класса Файзрахманов Р занял 1- место в районном конкурсе по национальной борьбе. Поздравляем!
-
“ Мин Арчаны беләм” квест 21.04.2022

Арча Укучылар йортында “Мин Арча баласы” проекты кысаларында “Мин Арчаны беләм” квест уздырылды. Квеста 62 укучы катнашты. Һәрбер этапта укучылар Арча төбәге тарихы белән таныштылар, төрле биремнәрне үтәделәр. Мәктәбебездән квеста 8 сыйныф укучылары Ситдикова Р, Заһидуллина Д катнашты. Кызлар команда белән 1 һәм 2 урыннарны яуладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Правовой час "Местное самоуправление" в 10-11 классах. 20.04.2022

Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хисамиев Р. Р. 10-11 классларда "Җирле үзидарә" темасына хокук дәресе уздырды.
-
«Мин-Арча баласы» 18.04.2022

Районда «Мин-Арча баласы» проекты дәвам итә. Безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Узган уку елында 11 сыйныф укучысы Хуҗиева К. бу Хәтнә авылы тарихын өйрәнеп, шушы проектта катнашты. Буген 9 сыйныф укучысы Хабибуллина З. Акчишмә авылы тарихын әлеге проектка тәкъдим итте.
-
Котлыйбыз! 16.04.2022

15 апрельдә республикакүләм Тукай укулары узды.Республиканың төрле районнарыннан жыелган укучылар 8 юнәлешкә бүленеп,үзләренең фәнни- эзләнү эшләрен якладылар.Аларның эшләрен язучылар,шагыйрьләр,фән эшлеклеләре бәяләде.
11 класс укучысы Гәрәев Ә. 2 урынны яулады.Татар теле укытучысы Әүхәдиева М.Р. укытучылар секциясендә "20- 30 нчы еллар педагогы" номинациясендә катнашып,дипломга лаек булды. -
Язгы эшләр 15.04.2022

Мәктәп яны участогында язгы эшләргә актив әзерлек бара. Бүген томат һәм борыч үсентеләрен күчереп утырту эшлэре барды. Мондый эшләрне башкарганда балалар хезмәт күнекмәләрен ала.
-
Котлыйбыз! 13.04.2022

Район кулэмендэ уткэн татарча корэш ярышында 8 класс укучысы Фэйзрахманов Рузэл 1-урынны яулады. Котлыйбыз!!!
В районном соревновании по национальной борьбе ученик 8 класса Файзрахманов Рузаль занял 1 место. Поздравляем!!!
-
“Космоста 108 минут” 12.04.2022

Бүген 8 класс укучылары белән космонавтика һәм авиация көненә багышланган класс сәгате уткәрелде. Укучылар космосның тарихы белән таныштылар. Алар Юрий Алексеевич Гагаринга багышланган “Космоста 108 минут” дигән видео өзек карап киттеләр.
-
12 апреля- День космонавтики! 12.04.2022

В 10-11 классе прошло мероприятие , посвященное Дню космонавтики "Космическое утро!". Классный час прошел в форме интеллектуальной игры. Ребята ответили на вопросы викторины о космических достижениях, о космонавтах, ученых, конструкторах. Узнали интересные факты.
10-11 нче классларда Космонавтика көненә багышланган "Космик иртә!" дигән чара уздырылды. Класс сәгате интеллектуаль уен формасында барды. Укучылар космик ачышлар, космонавтлар, галимнәр, конструкторлар турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр, бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар.













