Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 2,4 классларда Хабибуллина Р.Р. математикадан ачык дәрес күрсәтте. 15.02.2023

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 2,4 классларда Хабибуллина Р.Р. математикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә тиешле мәгълүмәтне эзләү һәм анализлау, модельләр төзү, классификацияләү, проблеманы мөстәкыйль чишү, танып-белү эшчәнлеген үстерү өстендә эшләнде.Үз эшеңне бәяләү, төзәтү, авырлыкларны җиңүгә әзер булу кебек регулятив эшчәнлекләр үстерелде.Укытучы планлаштырган нәтиҗәләргә иреште, укучылар үз фикерләрен әйтә беләләр, үзара ярдәмләшеп эшлиләр . Универсаль уку гамәлләрен уңышлы кулланалар.
-
15 февраль — герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2023

15 февраль — герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне мәктәптә шагыйрьнең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныфларда шигырь укучылар конкурсы, урта һәм югары сыйныфларда тәрбия сәгатьләре, « Син Җәлил иҗатын беләсеңме? « дип исемләнгән викторина узды.Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан күргәзмә эшләде.
-
15 февраля- день вывода советских войск из Демократической республики Афганистан. 15.02.2023

15 февраля- день вывода советских войск из Демократической республики Афганистан.
В этом году отмечается 32 годовщина этого дня.В декабре 1979 года советские войска были введены в Афганистан. Первыми на аэродроме Баграм, в 50 км к северу от Кабула, высадились части 105-ой гвардейской воздушно-десантной дивизии.
Сегодня в нашей школе состоялась встреча с воинами- интернационалистами. Они поделились своими воспоминаниями, участвовали в квесте, получили самые теплые пожелания и памятные подарки от учащихся и от коллектива Ашитбашской средней школы. Встреча оставила незабываемые впечатления. -
"Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә!" 14.02.2023

Муса Җәлил, Муса Җәлил,
Халкыбыз каһарманы!
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны.Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында "Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә!" дигән темага кичә үткәрелде. Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм ижаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Муса Җәлилгә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Муса Җәлил шигырьләре якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра, туган илне яратырга, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Халык батыр улын беркайчан онытмый
-
"Оста куллар" 14.02.2023

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ибраһимова Л.Ф. "Оста куллар" түгәрәгеннән 'Өлгеләрдә татар бизәге" темасына ачык шөгыль үткәрде. Укучылар белән "2023 нче ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" темасына әңгәмә үткәрелде, презентация каралды. Укучылар төркемнәргә бүленеп, татар халык бизәкләре ясалган шаблоннардан детальләр кисеп алъяпкыч, яулык, такта, читек бизәделәр. Соңыннан эш күргәзмәсе оештырылды, иң матур эшләр билгеләнде, татлы күчтәнәчләр бирелде.
-
Котлыйбыз! 14.02.2023

11- 13 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Республика буенча җыелган иң көчле укучылар үзара көч сынашты. Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Абдуллаҗанова И. олимпиадада призёр булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! Алда да уңышларың күп булсын!
-
Халыкара китап бүләк итү көне. 14.02.2023

14 февраль - игелекле бәйрәм — Халыкара китап бүләк итү көне.
2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Китап бүләк итү көне — дөнья күләмендә мөһим көн. Халыкара исеме белән йөртелүе моңа гына бәйле түгел, аны халык уйлап чыгарган. Дөресрәге — халык вәкиле — америкалы Эмми Бродмур. Без аны АКШта балалар китабының тәүге сайтын ачучы буларак ишетеп беләбез.
Укырга яратып та, теге яки бу сәбәпләр аркасында үзләре сатып ала алмаган балаларга китап бүләк итү бүген аеруча хуплана
-
«Дуслар белән көчле без» 13.02.2023

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә «Дуслар белән көчле без» исеме астында открыткалар конкурсы үткәрелде. Дуслык турындагы җырлар, мәкальләр искә төшерелде, кызыклы ситуацияләрдән чыгу юллары табылды. Ахырдан балалар бер-берсенә открыткалар ясап бүләк иттеләр. Жюри тарафыннан һәр укучының да эше үзенчәлекле, матур дип табылды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман 13.02.2023

Бүген мәктәптә "Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" проекты кысаларында 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Арча районының Мактаулы гражданины, авылдашыбыз Фатхуллина Рая Ахуновна белән очрашу үткәрелде. Рая ханым үзенең чыгышында укучыларны үзенең тормыш юлы, хезмәт юлы белән таныштырды, сугыш чоры баласы буларак мәңге хәтердән уелмый торган истәлекләре белән уртаклашты. Укучыларга үзе язган шигырьләрен тәкъдим итте, балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерде. Укучылар кызыксынып тыңладылар, сорауларына җавап таптылар. Рая Ахуновнага ныклы саулык -сәламәтлек, озын гомерләр, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр телибез!
-
"Служебные части речи". 11.02.2023

В рамках недели русского языка и литературы прошел открытый урок русского языка в 7 классе по теме "Служебные части речи". На уроке ребята провели исследование: сравнивали тексты, выяснили роль служебных частей речи , сделали выводы. Работа была организована в группах.













