Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Җиргә яфрак коелган 17.10.2023

Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Мәктәбебез коридорында көзге күргәзмә оештырылды. Һәр класс көз бәйрәменә табигый байлыклардан: яшелчә, җиләк-җимеш, яфрак, үләннәрдән эшләнмәләр ясады.
В коридоре школы была организована осенняя выставка. Каждый класс сделал к празднику осени поделки из природных материалов: овощей, фруктов, листьев, трав. -
"Туган телем сагында"акциясе кысаларында " 16.10.2023

16 октябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Туган телем сагында"акциясе кысаларында "Туган телем-татар теле"исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Туган телебез, әти-әниләребез кебек үк кадерле, газиз. Аны саклау -һәрберебезнең изге бурычы. Тәрбия сәгате барышында укучылар татар шагыйрьләрен, язучыларын барладылар, милли бәйрәмнәрне, йолаларны искә төшерделәр. Кичә бөек шагыйребезнең "Туган тел"җыры белән тәмамланды.
-
13-15 октябрь көннәрендә мәктәбебезнең бер төркем профсоюз әгъзалары БӨТЕНРОССИЯМӘГАРИФ СОЮЗЫНЫҢ 16.10.2023

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКА ОЕШМАСЫ тарафыннан оештырылган “Профсоюзный уик-энд” проекты кысаларында “Васильевский” санаторийсында ялда булып кайтты. Хезмәткәрләр ялдан бик кәнәгать калдылар. Шушы берничә көндә ял итәргә дә, күңел ачарга, дәваланырга да өлгерделәр.Бу көндәлек вак-төяк мәшәкатьләрдән, проблемалардан аерылып тору өчен менә дигән мөмкинлек булды. Санаторийдагы ачык йөзле хезмәткәрләр, барлык уңайлыклар тудырылган бүлмәләр, күп төрле дәвалану төрләре, тәмле ризыклар бары тик уңай яктан гына искә алынды. Бу ялларны оештыручы мәгариф профсоюз оешмасы җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, мондый проектлар киләчәктә дә оештырылыр дип өметләнеп калабыз.
-
“Татарча диктант” акциясе. 13.10.2023

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Әлеге диктант 13 - 15 нче октябрь көннәрендә языла. Ел саен мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасы коллективы да әлеге акциядә актив катнаша.
-
Имтиханнарга әзерлек 12.10.2023

Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек дәвам итә. Консультацияләрдә укучылар белән төрле төрдәге биремнәрнең чишелешләрен өйрәнәбез, анализ ясыйбыз, типик хаталарны тикшерәбез, контроль-үлчәү материалларын өйрәнәбез.
Продолжается подготовка к единым и основным государственным экзаменам. На консультациях с учащимися изучаем решения различных видов заданий, проводим анализы, выявляем типичные ошибки, изучаем контрольно-измерительные материалы.
-
Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем, 11.10.2023

11 нче октябрьдә 5- 7 нче сыйныфлар арасында Көзге балл бәйрәмнәре узды. Табигатьтә салкын көз булса да, залда җылы, матур бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.Укучылар көзге яшелчәләрдән күргәзмәләр әзерләде, иң мог-җизалы яшелчәне тәкъдим иттеләр.Алар төрле конкурсларда катнаштылар, көз турында матур җырлар башкардылар.
11 октября в нашей школе прошёл традиционный Праздник Осени, в котором приняли активное участие все дети 5-7 классов. На дворе холодно, а в зале царила теплая, доброжелательная атмосфера. Ребята пели песни об осени, участвовали в конкурсах, читали стихи. Осенний праздник, конечно же, запомнится всем участникам.
-
«Патриот» 10.10.2023

В Татарстане на базе Республиканского центра спортивно-патриотической и допризывной подготовки молодежи «Патриот» для учеников десятых классов прошли пятидневные сборы по основам военной службы «Авангард». В них участвовали ребята из нашей школы. На время сборов ребятам бесплатно предоставили проживание, питание и форму. Инструкторы научили их знанию воинского устава, тактике, огневой подготовке, военно-тактической медицине, защите от оружия массового поражения. Ребята состязались в разных военно-спортивных мероприятих.
Файзрахманов Р. занял 3 место в дисциплине «Бег на 100 метров». Поздравляем, Рузаль!!! -
Акчишмә башлангыч мәктәбендә дә өлкәннәребез өчен бәйрәм кичәсе 10.10.2023

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Безнең Акчишмә башлангыч мәктәбендә дә өлкәннәребез өчен бәйрәм кичәсе уздырылды. Укучыларыбыз өлкәннәргә үзләренең аларга карата булган ихтирамын матур җырлар, дәртле биюләр аша җиткерделәр. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез, бабаларыбыз! Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Бәйрәм белән сезне!!! -
День самоуправления 07.10.2023

7 октября в нашей школе состоялся День самоуправления. Всех педагогов в этот день встречали учителя-дублёры. Учителями стали учащиеся 10-11 классов.
Все уроки проводились согласно школьному расписанию и пролетели незаметно, на одном дыхании. Всё прошло очень интересно как для учеников, так и для новых учителей.
Все учащиеся добросовестно и ответственно отнеслись к своим обязанностям. Каждый участник мероприятия остался доволен проведением дня, кто-то смог открыть в себе новые качества, преодолеть страх и стать уверенней, определиться с будущей профессией и просто хорошо и с пользой провести учебный день. Это большой опыт для каждого, который обязательно пригодится в дальнейшей жизни.
Как приятно было увидеть, что в кабинетах шла настоящая работа, и не было лишнего шума. Младшим классам особенно понравились молодые учителя. Ребята с удовольствием отвечали на вопросы старшеклассников, буквально вжившихся в роль педагогов.
Трудный учебный день состоялся! Все работали с удвоенным рвением и старанием! Преподаватели понаблюдали со стороны учебный процесс, все старшеклассники смогли на себе испытать, насколько тяжел, но важен труд учителя и сотрудника школьной администрации.
День Самоуправления запомнится учителям и ученикам как один из самых ярких и интересных дней нашей школьной жизни, и пусть эта добрая традиция сохранится и на следующий год, когда уже другие старшеклассники примут участие в этом событии.7-октябрь көнне укучылар узидарәсе көне булып үтте. Укучылар ролен 10-11 класс укучылары бик теләп башкардылар.
Һәр укучы үз эшенә бик җаваплы карады. Кабинетларда яшь укытучыларны күрү укучыларга да бик ошады. Яшь укытучылар бераз арып, ләкин бик канәгать калып, уку көнен төгәлләделәр.
-
30 ел 07.10.2023

7 октябрь көнне "Укытучылар һәм остазлар елы" һәм Акчишмә башлангыч мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан мәктәптә күп еллар белем биргән укытучылар җыелды. "Бер очрашу-үзе бер гомер" исеме астындагы кичә укучыларның матур шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Укытучылар яшьлек елларына кире кайттылар, күңел хатирәләрен яңарттылар. Шушы мәктәптә белем алган укучылар, аларның әти-әниләре, хәзерге вакытта читтә яшәүче укытучыларыбыз Петрова Зөлфия, Михайлова Анфиса очрашуга килгән кунакларны видеоэлемтә аша котладылар, аларга үзләренең кайнар сәламнәрен, теләкләрен җиткерделәр. Бу кичәдән алган тәэсирләр барыбызның да күңелендә озак сакланыр.













