Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
“Йолдызлар аллеясе”ндә 23.06.2015

23 нче июнь көнне Арча шәһәре паркында чыгарылыш сыйныф укучыларының тантаналы кичәсе узды. Бу көнне Арчаның “Йолдызлар аллеясе”ндә тагын ике йолдыз пәйда булды.Шуларның берсе- мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы – Айсинә Әүхәдиева. Илүзә Фәхретдинова “ Елның иң яхшы укучысы” исеменә лаек булды.Мәктәпне медаль белән тәмамлаган укучылар Кавиева Нәркизә, ӘүхәдиеваАйсинә,Нуруллина Илүзә,Фәхретдинова Илүзә, Гарәфетдинова Алсу район җитәкчесе И.Г. Нуриев кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.
-
“Сау бул, кадерле лагерь” 21.06.2015

Бүген көн матур булуга карамастан, балаларга моңсу, чөнки алар бик яратып йөргән лагерьлары белән саубуллаша. Ләкин кңелсезләнеп утырырга бер дә вакыт булмады. Иртәнге аштан соң ук балалар “Күңелле Сабантуй” да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Үзләренең бөтен осталыкларын да күрсәтеп, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Ә инде кайтыр вакыт җиткәч, җәйге каникул чорында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
-
“Уеннар колейдоскобы” 20.06.2015

Көнебезне гадәттәгечә иртәнге гимнастика белән башлап җибәрдек. Безнең лагерьда озын толымлы кызлар бик күп. Шул максаттан кызлар арасында “Озын толым” конкурсы үткәрдек. Кызлар бер-берсенә бик матур итеп причёскалар ясадылар, аларны матур итеп якладылар. Һәм барыбызга да иң ошаганы “Уеннар колейдоскобы” күңел ачу программасы булды. Бу кичәдә балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар.
-
“Велосипед – минем дустым” 19.06.2015

Иртәнге аштан соң “Велосипед – минем дустым” дигән темага әңгәмә үтте. Аннан соң мәктәп янында район бәйгесенә әзерлек максатыннан “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле-төрле каршылыклар аша үттеләр. Төшке аштан соң “Әфлисүн дискәтүге” – җәйге ял аланында дискотека булды.
-
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” 18.06.2015

Бүген мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендә Герой-пионерларны искә алу көне булды. Вожатый Рахматуллина Р.Р. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип аталган әңгәмәдә балаларны герой пионерларның авыр балачаклары белән таныштырды. спортзалда төрле-төрле ярышларда
-
Китапханәгә экскурсия 17.06.2015

Бүген әдәбият елы уңаеннан авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык. Талия апай балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Балалар таушалган китапларны ремонтлап бирделәр. Аннан соң табышмакларга җаваплар табып кечкенә генә кичә үткәрдек. Ә төшке аштан соң “Җырлыйк әле” музыкаль кичә үткәрдек.
-
“Сәламәтлек зур байлык” 16.06.2015

Бүген безнең лагерьда “Сәламәтлек зур байлык” дип аталган сәламәтлек көне узды. Иртәнге аштан соң “Көндәлек режим” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте. Саф һавада спорт уеннары уйнадык. Төшке аштан соң “Чисталык сөюче дә кунакта” дигән викторина уздырдык.
-
«Яшел аптека» операциясе 15.06.2015

Бүгенге көнебез бик күңелле һәм бик файдалы узды. “Яшел аптека” операциясендә катнашып бик күп итеп дару үләннәре җыйдык һәм аларны кибәргә куйдык.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 14.06.2015

Бүгенге көнне иртәнге линейка һәм зарядка белән башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң “ Саклап калыйк җирне мәңгегә” дип аталган экологик әңгәмә үткәрдек. Аннан соң балалар “Һәрвакыт булсын кояш” дигән тема астында үткәрелгән рәсем бәйгесендә бик матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Ә инде төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Симетбаш авылында һәйкәл ачу тантанасы 13.06.2015

“Без булдырабыз! Без бергә!”













