Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>
-
Мәктәбебез яңа уку елына әзер. 28.07.2015

Бүген уку елына әзерлекне тикшерү максатыннан, мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге бүлеге һәм санэпидстанция белгечләреннән торган комиссия мәктәбебездә булды. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәпләрнең әзерлеген тикшерүдә балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү төп таләп итеп карала. Комиссия мәктәбебезнең яңа уку елына әзерлеген тикшереп, яхшы бәя куйды.
-
Яңа уку елына әзерлек. Мәктәбебездә яңа уку елына әзерлек эшләре гөрләп бара.Кабинетлар җыештырыла, буяу эшләре башкарыла, стеналар агартыла. 23.07.2015

-
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре бара. 17.07.2015

-
Республиканская акция "Помоги своей школе!" 17.07.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Уважаемые выпускники, поддержим Республиканскую акцию " Помоги своей школе!". Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, окажите ей помощь. Ваше добро вернется к вам бумерангом!
-
Хәзер табигатьнең иң матур вакыты, җәй уртасы. Быел җиләк , карлыган мулдан өлгерде, җыеп кына өлгер. Мәктәп бакчасында да балалар кура җиләге, карлыган җыялар. 11.07.2015

-
"ШАТЛЫК" лагерының 2 сменасы 02.07.2015

Сеҗе мәктәбе базасындагы “Шатлык” лагере 6 июльдән башлап 2 сменага балаларны үзенә җыйды. Лагерьда бала "ЛИДЕР" программасы нигезендә яңа яктан ачыла, үсә һәм ныгый. Мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Гатауллина Фаягөл дә ял итә биредә.
-
Чәчәкләр - күңел матурлыгы. 01.07.2015

Чәчәкләргә карагач, күңел сөенә.
Чәчәкләр үстергән кеше башкаларга һәм үзенә сөенеч китерә.
Кулында чәчәк булган кеше начар гамәләр эшләргә сәләтле түгел.
Чәчәкләрне ярату – дөньяны ярату, туган җирне , табигатьне ярату дигән сүз ул.
-
Хезмәт чиреге дәвам итә. График буенча укучылар җәйге практика үтәләр. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшкә өйрәнәләр, төрле тәҗрибәләр уздыралар.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз шул. 30.06.2015

-
Чыгарылыш кичәсе. 27.06.2015

Мәктәп еллары - һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга беренче адым ясаган көннәре булып истә калыр бүгенге көн.
Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач, сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген-
Күңелләрнең иләс бер мәле.
26 июнь. Чыгарылыш кичәсе. Бәйрәмне мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде, чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерде, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Укучылар концерт номерлары аша мәктәп дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти-әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Сыйныф житәкчесе , укытучылар , балаларга хәерле юллар теләп, күңел түрендәге олы хисләрен җиткерде. Әти-әниләр шулай ук укытучы-тәрбиячеләргә рәхмәт белдереп, унышлар теләде. Бүген 12 укучыбыз олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз. Кая гына барсагыз да, кем генә булсагыз да, мәктәбебез горурлыклары булып калыгыз. Уңышлар сезгә!
-
9 нчы сыйныфны 14 укучы тәмамлады 23.06.2015

2014-2015 нче уку елында мәктәптә 9 нчы сыйныфны 14 укучы тәмамлады. Алар барысы да дәуләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тәмамлап, кулларына аттестат алдылар. 23 нче июнь көнне аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Еллык нәтиҗә буенча барлык фәннәрне "5" билгеләренә генә узләштергән, имтиханнарда уңай нәтиҗәләргә ирешкән 4 укучыга узгә формадагы аттестат (аттестат с отличием) тапшырылды. Менә алар:
1.Ахметгалиев Ленар Илнур улы
2.Сәлимҗанова Гөлинә Ринат кызы
3.Сафина Гөлназ Газинур кызы
4.Хөсәенов Инзил Илфат улы
Кадерле укучылар! Сезне төп мәктәпне тәмамлау турында аттестат алуыгыз белән котлыйбыз. Сезгэ алга таба да зур уңышлар телибез.













