Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
“ Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма ...” М.Җәлил. 16.02.2016

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.
Укучыларыбыз М.Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын кызыксынып өйрәнәләр, шигырьләрен күңелдән сөйлиләр, җырларын яратып башкаралар. Һәр класс М.Җәлилгә багышланган фильмны зур дулкынлану белән карады, Р.Мостафин истәлекләрен кызыксынып тыңладылар.
-
Рәсем конкурсы 15.02.2016

Герой-шагырь М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә күп чаралар уздырыла.
Бүген “Гасырларда калыр батырлык” рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды:
1 урын - Депресов Станислав
Гаврилов Вячеслав
2 урын- Хабибуллина Хәния
Нуруллина Зәринә
3 урын – Гомәрова Назгөл.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек , бәхет-шатлыклар телибез.
-
Каян килдең, изге Вәли көне? 15.02.2016

14 нче февраль изге Валентин көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Европада – 13 нче гасырдан, ә Россиядә 1990 нчы еллар башыннан бирле үткәрелә. Соңгы елларда бу бәйрәм безнең ил яшьләре тарафыннан да яратып билгеләп үтелә. 14 февраль көнне яшьләр бер-берсенә – йөрәк формасындагы төрледән-төрле открыткалар, уенчыклар, чәчәкләр бүләк итәләр.
15 февраль көнне мәктәптә “Изге Вәли көне” бәйрәм ителде. Укучылар бер-берсенә бәйрәм открыткалары бүләк иттеләр, матур теләкләр теләделәр.
-
Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. 15.02.2016

Бүген мәктәптә халкыбызның танылган шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә булды. Балалар баштан Муса Җәлилнең биографиясе белән таныштылар, аның турында истәлекләр тыңладылар. Шагыйрьнең балачагын, тормышын чагылдырган презентация карадылар. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе ясалган иде. Кичә татар һәм рус телендә алып барылды.
Икенче кисәктә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләүчеләр бәйгесе булды. Бәйгедә 5-7 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын – Нуруллина Зәринә
2 урын – Әүхадиев Рүзәл, Хаҗиева Кадрия3 урын-Хабибуллина Хәния,Файзрахманова Айзилә.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Аҗаган - 2016 13.02.2016

13 февраль көнне Яңа Кенәр мәктәбендә “Аҗаган-2016” ярышының зона этабы үтте. Төрле сынауларны уңышлы үтеп безнең мәктәбебез командасы 2 урынны алды. 27 февральдә алар Арчаның 5 нче гимназиясендә узачак район турында катнашачак. Егет-кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз,алдагы ярышта аларга яңадан зур җиңүләр теләп калабыз!
-
“ Сугыш елъязмалары” 13.02.2016

Мәктәптә патриотик айлык дәвам итә. Укучыларга хәрби –патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, сугышка киткән авылдашларыбызның истәлекләрен барлау максатыннан китапханәдә “ Сугыш елъязмалары” дигән тема астында күргәзмә төзелде.
-
В ходе каждого классного часа введен 10-минутный информационный блок, посвященный Великой Отечественной войне. 13.02.2016

-
“Бер очрашу - бер гомер" 11.02.2016

13нче февраль көнне 16.00 сәгатьтә “Бер очрашу - бер гомер" дип аталган студентлар белән очрашу кичәсе була .Мәктәбебезне тәмамлап , төрле уку йортларында белем алучы егет һәм кызларыбызны очрашуга көтеп калабыз.
-
“Аҗаган”га әзерлек бара. 09.02.2016

Мәктәптә “Аҗаган” ярышына әзерлек бара. Автомат сүтеп җыю, мылтыктан ату, шинельгә төймә тагу, ядрә ыргыту , турникта тартылу кебек күнекмәләр булдырыла.
-
Батырлык дәресе 09.02.2016

9 нчы февральдә 8 нче класста Батырлык дәресе узды. Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары турында әңгәмә дә булды.
Дәрестән соң алар авыл уртасында урнашкан һәйкәл-обелиск янын кардан чистарттылар.













