Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, д. Старые Енали, ул. Советская, д. 43а |
| Телефон: | 8(843)7631616 |
| E-Mail: | Enalinskaya.Nosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Еналинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хайруллина Лилия Рамисовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | в детском саду - 9 воспитанников; в начальной школе- 7 обучающихся |
| У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Без аккредитацияле булдык! 15.12.2021

Ниһаять, шатлыклы хәбәр. Безнең мәктәп хәзер аккредитацияле булды. Ике айга якын барган тикшерүләр нәтиҗәсендә Мәгариф минситрлыгы безгә уңай нәтиҗә ясады.
-
Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елын ябу тантанасы 11.12.2021

-
9 декабрь-Ватан геройлары коне 10.12.2021

Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның беләнВатанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. ... Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатында махсус даталар яки көннәр билгеләнә. Мәктәп укучылары авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бу көнне авылдашларын искә алдылар.
-
Яңа елга хэзерләнәбез 08.12.2021

Декабрь ае тугач, никтер күңел гел бәйрәмне көтә. Шуңа күрә тирә -юньне аллы-гөлле утлар белән яктыртасы, чыршыны бизисе килә.Быел да амтур итеп чыршы бизәп куйдык әле.
-
Балалар куллары белән 06.12.2021

Укучылар гына түгел,балалар бакчасында йөрүчеләр дә Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтә. Алар да кул астындагы материаллардан әнә нинди гүзәллек тудырганнар.Билгеле,әти-әниләрсез булмый инде.
-
18ноябрь-Кыш бабай туган көн 18.11.2021

Бүген,18нче ноябрь,Кыш бабай туган көн.Әлеге уңайдан авыл китапханәсе мөдире Җәләлиева Лилия апалары белән укучылар Кыш бабайга туган көн бүләкләре хәзерләделәр.Яңа ел алдыннан аңа үзләренең хыял тулы хатларын юлладылар.
-
"Этием белән"акциясенә кушылып 30.10.2021

Этиләр көне уңаеннан без "Әтием белән" акциясенә кушылдык. Табигатьтә булган материаллардан файдаланып искитмәле матур фигуралар ясадык. Шулардан аннары күргәзмәләр эшләдек. Безгә дә куңелле булды,әтиләргә дә ошады.
-
Сөмбелә бәйрәме 29.10.2021

Һәр елны октябрь аеның соңгы атнасында без Сөмбелә бәйрәмен билгеләп узабыз. Быел да көзге муллыктан торган күргәзмәләр эшләдек, көзгә багышланган шигырь-җырлар белән бәйрәмне уздырдык.
-
Исәнме,көз! 21.10.2021

Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен көзге бәйрәм булып узды. Балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Табышмакларга җаваплар таптылар. Соңыннан күңелле уеннарда катнаштылар
-
Көзге бизәкләр-безнең кулларда 20.10.2021

Көзге бизәкләр истәлеккә калсын диеп, дәрестән тыш вакытта менә шушындый әйберләр эшләдек әле. Матурмы?! Матур шул,үзебезгә дә бик ошады.







