Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422350, д. Старые Енали, ул. Советская, д. 43а |
| Телефон: | 8(843)7631616 |
| E-Mail: | Enalinskaya.Nosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Еналинская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Хайруллина Лилия Рамисовна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | в детском саду - 9 воспитанников; в начальной школе- 7 обучающихся |
| У нас учат: | 2 учителя, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Старо-Еналинская начальная школа-детский сад» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
ЭКОВЕСНА-2022 30.04.2022

Һәр елны безнең мәктәп һәм балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр "ЭКОВЕСНА -2020" акциясенә кушылып тирә-юньне чүпләрдән арындыралар, агачларны агарту эшен башкаралар. быел да бу чарага актив кушылып, урман полосасынңдагы агачларны агарттык.
-
28 апрель-Хезмәт куркынычсызлыгы саклау көне 29.04.2022

28 ап релҗ -Бөтен Россия Хезмәт куркынычсызлыгы саклау көне буларак билгеләп үтелә.Әлеге уңайдан мәктәп һәм балалар бакчасында атналык булып узды. Атна дәвамында укучылар арасында куркынычсызлык темасына багышланган рәсем конкурсы узды.Хезмәткәрләр арасында укулар үткәрелде.
-
Г.Тукайны искә алып 26.04.2022

Бүген барлык татар дөньясы үзенең сөекле шагыйре-Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп уза. Яшьли күп кыенлыклар күргән, язмышның ачысын-төчесен татыган шагыйрь балалар өчен бик күп сандагы шигырь -әкиятләр язып калдырган. Бүген аның шигырьләрен балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да яратып башкардылар.
-
Всероссийский день эколят 25.04.2022

В экологическом празднике приняли участие воспитанники нашего детского сада. Педагоги (Загидуллина Э.Д, Хайруллина Г.Н.) работники культуры (Салахова А.Ф. и Залялова Л.) техперосналы (Шайхеева С.Ф и Ахметшина Г.Ш) организовали праздник в виде квест-игры, продумали каждую часть мероприятия так, чтобы было не только интересно и красиво, но и поучительно.
С ребятами встречались сказочные персонажи из леса-Лесовичок, Кикимора и Баба Яга. Праздник прошел на территории детского сада, дети читали стихи, пели песни, танцевали. Дошколята выступили в роли юных экологов и исследователей и все вместе отправились на защиту родной природы. Прошли по всем станциям экологической тропы и внесли частичку своей помощи природе.
-
Өмәләрдә тирә-юньне җыештырдык 23.04.2022

Бу шимбәдә Бөтенроссия күләмендә өмәләр оештырылды. Безнең коллектив та әлеге чарадан читтә калмады.Үзебезнең мәктәп һәм балалар бакчасын тирәсен чүп -чардан арындырдык.
-
Яшь музыкантлар ярышты 15.04.2022

Буа шәһәрендә яшь музыкантлар өчен "Звезды из завтра" исемле республика күләм ярышлар булып узды. ТР мәдәният министрлыгы оештырган әлеге конкурсның җитәкчесе Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов. Биредә Ульян өлкәсеннән, Республиканың Апас,Буа, Тәтеш, Чүпрәле,Саба, Югары Ослан район һәм шәһәрләреннән килгән 70артык укучы төрле уен коралларында чыгыш ясады.Безнең мәктәпнең 4 нче сыйнф укучысы Шәйхиев Инзил әлеге конкурстан лауреат дипломы белән кайтты.
-
Субботник оештырдык 13.04.2022

Яз биткәч, тирә- юньдә чүп чарлар килеп чыга. Бигрәк тә юл кырыйларында алар үги ана чәчәге кебек "балкып" яталар.Коллектив хезмәткәрләре эштән соң , үзебезгә бүлеп бирелгән территорияне чистартып чыгарга булдык. Икенче төрле әйткәндә,субботник оештырдык.
-
Гагарин елмаюы 12.04.2022

Бүген, 12 апрель, Космонавтика көнен билгеләп узалар.Әлеге уңайдан балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар арасында кул эшләреннән торган "Гагарин елмаюы" дип аталаган бәйге уздырылган иде. Әти-әниләр белән берлектә күп кенә кул эшләре кабул иттек. Алар арасында кәгазьгә ясалганнары да, макет формасындагылары да бар иде. Һәр балага дипломнар һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.
-
Юл кагыйдәләрен төгәл үтә 02.04.2022

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча "Яшел ут-2022" Республика күләм бәйгенең муниципаль этабы булып узды. Бәйге оешмалар һәм тәрбиячеләр арасында булды. Безнең бакча ике номинациядә дә 3 урынга лаек булды.
-
Субботник оештырдык 24.03.2022

Кышын карны көреп арган идек, менә хәзер шуны таратырга кирәк.Язлар җитеп кояш нурлары туры карый башлагач,күңелләр үсеп китә. Тирә-юньне чистарту максатыннан коллектив өмәгә чыкты. Тиздән бу җирләргә матур итеп чәчәкләр утыртырбыз.







