Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
| Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
| Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
| E-Mail: | Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
| Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 23 обучающихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан. - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97
-
Нәүрүз 19.03.2011 Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибар артты. Без ел саен март аенда “Нәүрүз” бәйрәме үткәрәбез. Бәйрәм мәктәп янындагы мәйданда уза. Иртәдән үк музыка уйный. Бәйрәм буласы урын кыш, яз күренешләре, чәчәкләр белән бизәлә. Монда авыл халкы җыела, көн белән төн чыга, Нәүрүзбикә килә, мәктәп укучылары тәмле коймак, ботка пешереп килгән кунакларны сыйлыйлар. Атка утырып урам әйләнгәч, төрле начар гадәтләрдән арыну, аларны утка ягып җибәрү максатыннан кием-салымнардан җыеп ясалган чучелоны ягу белән бәйрәм ахырына якынлаша.Урамда зур казанда пешкән ботканы ашап, халык бәйрәм итә, күңел ача.

-
Чаңгы ярышы 16.03.2011 Мәктәбебездә спортка кагылышлы төрле чаралар һәркөн диярлек узып бара. 16нчы март көнне дә 1-10нчы сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы узды. Әлеге чараны мәктәп директоры Хәйбуллин Илдар Усман улы һәм физкультура укытучысы Салаватуллин Азат Фәһим улы оештырдылар. Балаларның сәламәтлеген саклау – иң төп вазыйфабыз. Чаңгы ярышы, чаңгыда шуу – укучыларның иң яраткан шөгыле. Бу көнне бөтен кеше шат күңелле иде , үзләренә бүлеп бирелгән аралыкны тиз һәм дөрес итеп үтеп чыктылар. Беренче урынга чыгучы укучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

-
Төгәл фәннәр атналыгы 13.03.2011

07.03.2011- 12.03.2011 мәктәптә төгәл фәннәр атналыгы үткәрелде. Атналыкны ачып 1 кв.категорияле математика һәм информатика укытучысы Ибрагимова Минзифа Зайдулла кызы 5-7 класслар өчен "Иң оста математик" конкурсы үткәрде. Җиңүчесе- 6 класс укучысы Вәлиева Алсу Диплом белән бүләкләнде. 10 март көнне физик күренешләр буенча тәҗрибәләр күрсәтелде. Физик тәҗрибәләрне 1 кв.категорияле физика укытучысы Ибрагимов Азат Равил улы оештырды. Физик тәҗрибәләр буенча актив катнашканы өчен Бандурин Илья грамота белән бүләкләнде. Атналык 9 класс укучылары арасында математик КВН белән тәмамланды. КВНны 2 кв.категорияле математика укытучысы Абдрахманова Гөлия Зөфәр кызы үткәрде.
-
Әлифба бәйрәме 11.03.2011 1 нче сыйныф укучылары өчен иң мөһиме - хәреф тану, иҗектән җыеп уку. Менә инде алар да Әлифбаны тәмамлап, хәреф танучы, укый-яза белүче укучылар булдылар. Әлифбаны тәмамлау уңаеннан 11нче март көнне 1 нче сыйныф укучылары өчен аларның сыйныф җитәкчеләре Бәдертдинова Гөлгенә Фәрит кызы зур бәйрәм оештырды. Балаларның әти-әниләрен тугәрәк өстәл артына җыеп, аларны балаларының уңышлары белән таныштырды . Бәйрәм җыр, бию, шигырь сөйләү, әти-әниләрнең балалары белән үзләре әзерләгән тәм-томнар белән чәй эчеп тәмамланды. 1 нче сыйныф укучыларына алга таба да Гөлгенә Фәрит кызы белән берлектә исән-сау, тулы составта укуларын телибез.

- Какие изменения в сдаче ЕГЭ произошли в этом году 10.03.2011 1 марта началась вступительная кампания 2011 года. В этот день заканчивается прием заявлений на сдачу ЕГЭ. Формат проведения единого государственного экзамена сохранится, но некоторые процедурные моменты изменятся. В этом году правила поступления изменяются не так драматично, как в предыдущие два года. Вслед за реформами пришло время их отладки. Страна в этом году полностью переходит на систему «бакалавриат и магистратура», окончательно отказываясь от специалитетов. Ограничиваются права льготников, ужесточается процедура проведения экзамена. Все эти изменения происходят на фоне усиливающегося дефицита абитуриентов. Их число с каждым годом падает, и многие вузы второго эшелона сталкиваются с недобором студентов. В связи с этим ужесточение правил сдачи ЕГЭ и дополнительные сложности, связанные с этим, не должны пугать абитуриентов: всем желающим, кроме двоечников, место найдется.
-
Туган тел 09.03.2011 Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алып мәктәбебездә төрле чаралар үтә. 9нчы март көнне дә “Туган тел - көчле ул, бай ул” дигән темага әдәби – музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәне Кызылтау авылы китапханәсе мөдире Нурия Гаффарова һәм мәктәп китапханәсе мөдире Рамия Хәйбуллина , мәктәбебезнең башлангыч сыйныф җитәкчеләре оештырдылар. Монда укучылар татар теле турында киң эчтэлекле шигырьләр сөйләделәр, “Туган тел” җырын җырладылар, әкиятләрдән күренешләр күрсәттеләр.

-
Иң гүзүл затларыбыз! 08.03.2011

Гомерләре буе тормышның авыр йөген сыңар канатларында ялгыз күтәреп, яу кырыннан кайта алмаган ир, улларын әле дә булса күркәм сабырлык белән көткән газиз әбекәйләр, гаилә учагын сүндерми саклаучы, батырлар үстерүче аналар, сөйкемле апа-сеңелләр! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме булган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлелек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!
-
"Аҗаган" хәрби-патриотик уен 07.03.2011

7 март көнне мәктәбебездә хәрби-патриотик -"Аҗаган" уены үткәрелде. Монда Спартак һәм Барс командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә 61 очко белән Спартак командасы җиңү яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, районда үткәреләчәк "Зарница" уенында уңышлар телибез.
-
Неделя русского языка и литературы
05.03.2011
С 28.02.2011 по 05.03.2011года в школе прошла Неделя русского языка и литературы. Организатором Недели стала учитель русского языка и литературы : Гайфуллина Алсу Асгатовна.
-
8 март бәйрәме 05.03.2011 - Әни! Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.




