Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
| Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
| Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
| E-Mail: | Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
| Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 23 обучающихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов, 1 воспитатель |
Новости Кзыл-Тауской школы
Тамчы шоу
Опубликовано: 05.12.2011
Без 5-декабрь көненә Казаннан телевидениегә чакыру алдык. Санаулы көннәр бик тиз үтте. “Кызыл Тау кызлары” командасы “Тамчы шоу” интеллектуаль телевизион уенында катнашу өчен юлга чыкты. Без район, яраткан мәктәбебез данын якларга барабыз. Бу хис бик дулкынландырды, шул ук вакытта зур горурлык та иде.
Уенга 1 сәгать кала, карша як командабыз Кайбыч районының Кошман мәктәбеннән “Сәгыйди оныклары” булуы билгеле булды. Алар инде берничә уенда катнашып җиңү яулаган төркем икән.
Уен бик киеренке рәвештә барды. Без бирешмәдек һәм кыйбычлыларны җиңдек! Телестудияне күрү, алып баручы Марсель абый белән танышу, мәртәбәле жюрида композитор Илдар Ханның үзен күрү онытылмаслык мизгелләр булып безнең йөрәкләрдә калды. Җиңүче төркем булып кайтуның ләззәтен сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Безне өйрәтүче җитәкчеләребез Шәрәфуллина Г.М.-га, Ваһапова Г.М.-га безнең рәхмәтебез чиксез.
“Кызыл Тау кызлары” төркеме исеменнән
командир Нуриева Сөмбел.
К списку новостей



