Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
| Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
| Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
| E-Mail: | Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
| Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 23 обучающихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан. - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Төгәл фәннәр атналыгы
16.04.2014
7-14 апрельгә кадәр төгәл фәннәр атналыгы үтте. Атна бик тыгыз һәм эчтәлекле, кызык һәм файдалы үтте.
Математика фәне буенча "Иң оста математик" конкурсы үтте. Конкурста катнашучылар башта викторина сорауларына җавап бирделәр. Иң күп бал җыючылар ярышты. Нәтиҗәдә 1 урын-11 сыйныф укучысы Салаватуллина Чулпан, 2 урын- 9 сыйныф укучысы Нуриева Сөмбел, 3 урын-11 сыйныф укучысы Фахиев Наиль һәм 9 сыйныф укучысы Вәлиева Алсу алды.
5-6 сыйныфлар арасында КВН үтте. "Өчпочмак" командасы беренчелеккә чыкты.
Информатика фәне буенча "Нәрсә, кайда, кайчан?" конкурсы үтте. 8 сыйныф укучылары командасы барлык укучыларга каршы булып, нәтиҗәдә җиңеп чыктылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Физика һәм астрономия фәне буенча укучылар бик күп тәҗрибәләр карадылар, Космонавтика көненә багышлап ракета очырттылар.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз.
21.03.2014
Мәктәп, авыл китапханәсе, клуб белән берлектә "Хуш киләсен, Нәүрүзбикә" үткәрелде. Бу бәйрәмгә авыл халкы да бик теләп килде. Бәйрәмдә карга боткасы, коймак пешерелде, самоварларда чәй кайнатылды. Барлык килгән кунаклар сый-хөрмәттән авыз итте. Балаларның күңелләрен күрергә клуб мөдире җигүле атлар бизәгән иде., бала-чага рәхәтләнеп ял итеп, атта йөрделәр. Авыл җирлеге аркан тарту кебек кызыклы уеннар оештырды. Соңыннан начар гадәтләр ябыштырылган карачкы ягылды. Бәйрәм оештыруда зур өлеш керткән клуб мөдире Сафин Р.Г., китапханәче Гаффарова Н.В., мәктәпнең җыр укытучысы Сафина И.В, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфуллина Г.М, авыл җирлеге секретаре Гимранова А.С, Шигаповаларга зур рәхмәт.
-
Гөлләр
20.03.2014
"Йолдызлык-2014" конкурсында 1 урын алган "Гөлләр" ансамбелен котлыйбыз! Киләчәктә зур дәрәҗәләргә ирешергә, Ходай насыйп итсен, сезгә!
-
8- март 07.03.2014

Киң күңелле әниләр, сөйкемле кызлар! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!!!
-
И хатын-кыз! 06.03.2014

"И хатын-кыз!
Әгәр син булмасаң, сүнәр иде дөнья,
Булмас иде җирдә тереклек…» дип исемләнгән тема астында мәктәбебездә хөрмәтле хатын-кызларыбызга багышланган күңелле кичә үтте.
-
Утвержденный Порядок ГИА-9
03.03.2014
Уважаемые коллеги!
Направляю вам утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 25.12.2013г. № 1394, зарегистрированный в Минюсте России от 03.02.2014г. № 31206, Порядок проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования.
Прошу вас отправить данный документ в образовательные организации для использования в работе.
В пункты 4, 60, 61 данного Порядка внесены изменения. Прошу вас обратить на это внимание!
-
Шашка ярышы
28.02.2014
Мәктәп күләмендә шашка ярышы узды. Уен бик киренке формада үтте. 1урынны 11 класс укучысы -Салаватуллин И., 2 урынны 9 сыйныф укучысы -Шарафуллин Р., 3 урынны 6 сыйныф укучысы-Шарафуллина Р. Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
"Аҗаган" 28.02.2014

Хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясап, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, "Аҗаган" уены үтте. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. "Яшен" командасы "Патриот" командасын 25кә 24 белән җиңде. Укучылар нык хәзерләнеп, ОБЖ һәм физкультура дәресләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
Шигырь конкурсы 24.02.2014

Мәктәптә сугыш чоры язучыларының әсәрләрен яттан сөйләү бәйгесе бара. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне барлый.
-
Самбо буенча 2 урын
22.02.2014
Апаста самбо көрәше буенча беренче ачык районара турнир үтте. Ватанны саклаучылар көне һәм Совет гаскәрләре чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган бу ачык турнирда безнең 7 сыйныф укучысы Вәлиева Гүзәл катнашып 2 урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.
Самбо буенча тренеры Илгизәр Вәлиуллин.



