Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан.
Визитная карточка
| Адрес: | 422341, РТ, Апастовский район, с. Кзыл - Тау, ул.Вахитова, дом 116 |
| Телефон: | +7(843)-763-72-11 |
| E-Mail: | Kzyltauskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» |
| Руководитель: | Хайбуллин Ильдар Усманович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 23 обучающихся, 4 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кзыл-Тауская средняя общеобразовательная школа им. М.Х.Гайнуллина» Апастовского муниципального района Республики Татарстан. - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Аҗаган
27.02.2015
21нче февраль көнне мәктәбебездә Җиңүнең 70 еллыгына Һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" уены үткәрелде. Әлеге чарада 5-11 сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Бәйрәмнең беренче өлешендә һәр команда хәрби төр киеме киеп, атлау һәм җыр осталыкларын күрсәтсәләр, икенче өлештә укучылар кызыклы ярышларда, узләрен һәрьяклап сынап, баллар җыйдылар. Уенның иң мавыктыргыч этабы - маршрут буенча "Байрак" табу булды. Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды.
-
21 февраль-халыкара туган тел көне 21.02.2015

21 февраль -халыкара туган тел көне.
Туган тел - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, миләт югала. Туган телен саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. Мәктәбебез күләмендә Мөхәмәтгалиева Гөлгенә "Тел - рухи байлыгыбыз" дип аталган әдәби кичә үткәрде.
-
С днем защитника Отечества 21.02.2015

Дорогие мужчины!
С замечательным праздником – Днем защитника Отечества!
В этот праздник – являющийся олицетворением мужественности и силы,
желаем Вам неиссякаемой жизненной энергии, оптимизма и
воплощения самых смелых профессиональных планов.
Счастья, крепкого здоровья, благополучия и мирного неба над головой!
Пусть Ваша жизнь будет наполнена яркими событиями, успехами и достижениями,
а сердце согрето вниманием, любовью и заботой родных и близких.
-
Әтиләр конференциясе
20.02.2015
2о февраль көнне мәктәбебездә "Әтиләр конференция"се кыссаларында "Мин дә әти кебек буласым" килә исемле ярыш узды. Әтиләр үзләренең улларына каршы ярыштылар: отжимание, кул көрәше, Ватан турындагы җырлар һәм башка бик күп конкурслар булды. Әтиләр дә, укучылар да бик кәнагать калдылар. Бәйрәм ир-егетләргә чын патриотик тәрбия алган һәм үз вакытында Ватанныбызны саклаган әтиләрдән үрнәк алу максатыннан оештырылып, укучыларда Ватан пәрвәрлек хисләрен тагын да үстерергә кирәклегенә тагын бер кат раслады. Бәйрәмне мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы Минзифа Зәйдулла кызы оештырды.
-
Әлифба бәйрәме 19.02.2015

13 февраль көнне Кызылтау урта мәктәбендә әти-әниләрне, дәү әниләрне кунакка чакырып әлифба бәйрәме үткәрдек. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 19.02.2015

1 5 февраль көнне Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көн һәр ел саен мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелә. Быел да шагыйрьнең биографиясен, шигырьләрен искә төшереп "Гомерем минем серле йомгак булып ..." дигән темага кичә булды.
-
Әфганстан җирендә хәрби-бурычын үтәгән авылдашыбыз Рамил Гыйният улы Шарафуллин белән очрашу кичәсе 13.02.2015

15 февральдә Әфганстан җирлегеннән совет солдатлары чыгарылганга 26 ел булуга багышлап, Әфганстан җирендә хәрби-бурычын үтәгән авылдашыбыз Рамил Гыйният улы Шарафуллин һәм аның гаиләсе белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гайнуллина Г. үткәрде.
Очрашуда Рамил Гыйният улының апасы - Миләүшә, хатыны -Гөлинә һәм кызы Рузилә катнашты. Алар үзләренең хәтирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Күз яшьләре аркылы хәтер җепләрен сүттеләр.
-
Кул көрәше 13.02.2015

Спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган кул көрәше ярышлары уздырылды. Әлеге спорт төре барлык укучыларда да зур кызыксыну уятты. Ярышлар бик күңелле үтте. Җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Гөлләр” вокаль ансамбле 12.02.2015

Дулкыннар фестевалендә мәктәбебезнең “Гөлләр” вокаль ансамбле уңышлы чыгыш ясап, зурлар төркемендә 2 нче урын алды.
-
Форпост отряды 12.02.2015

Форпост отряды тарафыннан оештырылган һәйкәлләр янын чистартык операцияседә уңышлы гына эшли.



