Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Яңа елны каршылыйбыз 17.12.2016

Яңа елны каршылау максатыннан укучылар мәктәп каршында тырышып кардан сыннар ясадылар.
-
СПИД-йогышлы чир 01.12.2016

Бүген һәр сыйныфта СПИД ка халыкара көрәш уңаеннан тәрбия сәгате үтте.Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуы аңлатылды; статистик мәгълүматлар белән таныштырылды; Ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләнелде.
-
Әфарин, укучылар! 29.11.2016

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның 129 яшьлегенә,татар театрының 110 еллыгына багышланган VIII халыкара театр бәйгесендә катнашып, 7-9 сыйныф укучылары республикада финалга чыктылар.Аларны котлыйбыз!
-
Әниләребез кунакта 25.11.2016

Бүген мәктәптә "Иң-иң" исеме астында Аналар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.Бәйрәмгә барлык әниләр дә килделәр.Балалар үз чиратында әниләренә карата хөрмәтләрен җыр-шигырь аша белгерттеләр,әниләрнең тапкырлыгына һәм зирәклегенә уеннар оештырылды.Бәйрәм чәй табыны артында үтте.
-
Татар теле буенча семинар 16.11.2016

Бүген мәктәптә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС тормышка ашыру шартларында универсаль уку гамәлләрен формалаштыру" темасы астында район семинары үтте.Татар теле укытучысы Насыбуллина Г.С. 5 һәм 6 нчы сыйныфта ачык чара күрсәтте.
-
"Уңышка юл" буенча укытулар 15.11.2016

Бүген һәр сыйныфта "Уңышка юл" программасы буенча ата-аналарга укыту үткәрелде.Ата-аналар анкета тутырдылар, соңыннан бәяләү үтте.
-
Бозда сак булыйк! 14.11.2016

Бүген ОП"Салман" янгын бүлеге командиры Хәлиуллин Р.Р. башлангыч сыйныфларда дәрес үткәрде.Аларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча язылган памяткалар таратты.
-
Бердәм дәрес:Интернетта куркынычсызлык 28.10.2016

27.10.16-30.10.16 вакыт аралыгында "Интернет челтәрендә куркынычсызлыклар" Бердәм дәресе үтте. Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Укучыларга “Зыян китерә торган программалардан саклау”, “Социаль челтәрләрдә аккаунтлар куркынычсызлыгы”, “Онлайн-түләүләр үткәрүдә куркынчсызлык”кебек темаларга дәрес үткәрелде Шулай ук укучыларның балалар һәм яшүсмерләр өчен цифрлы грамоталылык буенча Халыкара “Сетевичок-2016” квестында катнашуы оештырылды.
-
Татар теленнән тест 27.10.2016

27.10.16 көнне 4 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары татар теленнән тестлаштыру үттеләр.
-
Математик кичә 25.10.2016

Укытучы Хәлиуллина Р.Г, Зәләлетдинова Д.И. 5-6 нчы сыйныф укучылар белән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" исеме астында математик кичә үткәрделәр.Укучылар белемнәрен сынадылар.














