Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Укучыларның Наби Дәүли исемендәге IV Ачык фәнни- тикшеренү конференциясе 26.04.2017

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларны фәнни- тикшеренү эшенә җәлеп итү максатыннан 2017 елның 26 нчы апрелендә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә укучыларның Нәби Дәүли исемендәге IV Ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Мәктәбебез укучылары әлеге чарада актив катнашты. Укучыларыбыз Халиуллина Р. Г. җитәкчелегендә "Математика һәм информатика" секциясендә чыгыш ясап 2 нче урынга ,инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. җитәкчелегендә инглиз теле секциясендә фәнни- тикшеренү эше яклап, 2 нче призлы урынга лаек булды. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!
-
Халыкара Җир көне 22.04.2017

Халыкара Җир көне уңаеннан китапханәче Гарипова Г.С. класстан тыш чара үткәрде. Бу уңайдан 6 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова А.И. "Экологик проблемаларны чишүдә математиканың роле" исеме астында проект эше белән чыгыш ясады.Ул бу чыгышы белән Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә IV ачык фәнни-гамәли конференциядә катнашачак.
-
Экология дәресе"Чисталык үзебездән башлана" 20.04.2017

Бүген мәктәптә "Чисталык үзебездән башлана" исеме астында экология дәресе үтте. Дәрестә экологик проблемалар, табигатьне ярату һәм аны саклау турында эчтәлекле әңгәмә үткәрелде.
-
Экологик диктант. 19.04.2017

Бүген мәктәптә экология елы кысаларында үткәрелүче чара буларак, экологик диктант үткәрелде. Диктантны 16 укучы язды. Алар экология фәне буенча белемнәрен сынадылар, 25 сорау буенча диктантны тырышып яздылар. Тиздән нәтиҗәләре дә билгеле булачак. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Инглиз телендә мәктәп театр коллективы чыгышы 14.04.2017

Бүген инглиз телендә мәктәп театр коллективларының республика фестиваль- конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. җитәкчелегендә 5-6 сыйныф укучылары катнашында "True friends" театр коллективы "Кызыл калфак" спектаклен уйнады һәм призлы 2 нче урынны лаеклы яулады. Кечкенә артистларыбызны зур уңышлары белән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез!
-
"Олимпис" предмет конкурсы 13.04.2017

Башлангыч сыйныф укучылары "Олимпис" предмет конкурсларында даими катнашып киләләр. Математика, рус теле, тир-юнь, инглиз теле фәннәре буенча кышкы сессиядә катнашып , алар 1,2, 3 урыннар яуладылар һәм дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнделәр.
-
"Живая классика" конкурсы 12.04.2017

Бүген "Живая классика" конкурсының район туры уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге конкурста . катнашты.
-
Кошлар көне 10.04.2017

Биология укытучысы Юсупов Р.К. Кошлар көне бәйрәме үткәрде.Укучылар КВН да ярышып, үзләренең белемнәре белән көч сынаштылар,рәсемнәр арасында бәйге үткәрелде. Иң күңеллесе :һәр укучы бүләкләнде.
-
Эвакуация өйрәтүләре үтте 06.04.2017

Санкт-Петербург шәһәренең метросында булган террорлык вакыйгаларын кисәтү максатыннан Гизатуллин Р.Ш. мәктәптә эвакуация өйрәтүләре үткәрде.
-
Памятка для родителей противодействию коррупции в образовательных организациях 29.03.2017

Памятка для родителей противодействию коррупции в образовательных организациях














