Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад «Малыш» села Ахметьево Алькеевского Муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422884, Республика Татарстан, Алькеевский муниципальный район, село Татарское Ахметьево, ул. Центральная, д.10А |
| Телефон: | 89375293604 |
| E-Mail: | Detskiy.Malysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ детский сад «Малыш» села Ахметьево Алькеевского МР РТ |
| Руководитель: | Громова Марина Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 11 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
,,Тукай әкиятләре эзләреннән" 15.01.2026

Бакчабызда мәдәният хезмәткәрләре катнашында ,,Тукай әкиятләре эзләреннән"дип аталган чара булып узды.
Су анасы, Убырлы карчык белән балалар бергәләп күңелле уеннар уйнадылыр, табышмакларга җавалар эзләделәр,күңел ачтылар.
Кунаклар,балаларның зирәклегенә, җитезлегенә сокланып,тагын килергә вәгьдә биреп, балаларны күчтәнәчләр белән сөендереп, саубуллаштылар.
-
,Хуш киләсең,Яңа ел! " 27.12.2025

Бакчабызда ,,Хуш киләсең,Яңа ел "дип аталган тылсымлы,әкияти, күңелле бәйрәм үткәрелде.
Балалар бәйрәмгә атап матур җырлар, мавыктыргыч уеннар -биюләр, Яңа елга багышланган шигырьләр әзерләделәр.
Бәйрәмгә кунакка Кыш бабай, Кар кызы белән бергә Буратино, Төлке Алиса, Песи Базилио һәм башка әкият геройлары килде. Күңелле уеннар, ярышлар,чыршы тирәли әйлән -бәйлән, җыр -бию белән үрелеп барган бәйрәм балалар күңеленә хуш килде, шатлыкларының чиге булмады !
Бәйрәм ахырынд Кыш бабай белән Кар кызы балаларны күчтәнәчләр белән шатландырдылар,матур теләкләр теләп, хушлаштылар.
Бакча мөдире Марина Николаевна бакча эшчәнлегендә актив катнашкан, конкурста җиңгән балаларга һәм аларның әти - әниләренә мактау грамоталары ,дипломнар, бүләкләр тапшырды.
Балалар белән бергә күңел ачкан, бәйрәмне оештыруда үз өлешләрен керткән, балаларның бәйрәме онытылмас, күңелле булып үтсен өчен тырышкан әти - әниләргә зур рәхмәт!
Киләсе Яңа ел белән! Яңа ел һәр гаиләгә уңышлар, шатлык, бәхет алып килсен!
С наступающим Новым годом! Пусть он принесёт много радости,здоровья, успехов и счастья!
-
Шатландырып сабыйларны,Яңа ел якынлаша! 18.12.2025

Без бүген бакчабыз мәйданчыгын куелган чыршыны бизәр өчен төсле кәгазьләрдән фонариклар ясадык. Саф һавага чыккач урман кунагына бүләкләребезне элеп куйдык,ул тагын да матураеп китте, әйтерсең лә безгә рәхмәт әйтте.
Аннан, бергәләшеп авылыбызның үзәгенә куелган,тирә - ягы Кыш бабай ,Кар кызы, урман кунаклары белән бизәлгән чыршы янына сәяхәткә кузгалдык. Без биредә кызыклы хәрәкәтле уеннар уйнадык ,күңелле ярышлар үткәрдек,күңел ачтык һәм Яңа ел якынлашуына сөенеп, яхшы кәеф белән бакчабызга кайттык.





